Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллы кешесен интим-агентлык оештырганы һәм фахишәне үтергәне өчен 19 елга хөкем иткәннәр

Илнур Исламов секс-хезмәтләр агентлыгын оештырган, анда 20гә якын кыз эшләгән.

Татарстан Югары суды секс-хезмәтләр агентлыгы оештырганы һәм фахишәне үтергәне өчен Чаллы кешесенә карата хөкем карары чыгарган.

https://tatar-inform.tatar/upload/image/2018/07/30/0038.jpg

Гаепләнүчеләр эскәмиясенә Илнур Исламов һәм Дамир Җамалетдинов утырган. Тикшерүчеләр ачыклаганча, 2016 елда Исламов секс-хезмәтләр агентлыгы оештырган, анда 20гә якын кыз эшләгән.

https://tatar-inform.tatar/upload/image/2018/07/30/0039.jpg

Исламов кызларга янаган, аларны кыйнаган һәм фәхишәлек белән шөгыльләнергә мәҗбүр иткән.

https://tatar-inform.tatar/upload/image/2018/07/30/0040.jpg

2016 елның декабрендә берничә кыз секс-коллыктан качарга карар кылган һәм Казанга юл тоткан. Соңрак аларның берсе туган шәһәренә кире әйләнеп кайткан һәм интим хезмәтләр күрсәтүен дәвам иткән. Бу сутенерның ачуын кузгаткан һәм ул аннан үч алырга булган.

https://tatar-inform.tatar/upload/image/2018/07/30/0041.jpg

Иптәше Дамир Җамалетдинов белән кызны үтергәннәр, аннары мәетне, пакетка төреп, сусаклагычка ташлаганнар.

https://tatar-inform.tatar/upload/image/2018/07/30/0042.jpg

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы узган елның җәендә балыкчылар Зәй тирәсендә сусаклагычта бер хатын-кызның мәетен табуы хакында хәбәр иткән иде. Берничә атна үткәч полицейскийлар кызны үтерүдә шикләнелүчеләрне кулган алган.

https://tatar-inform.tatar/upload/image/2018/07/30/0043.jpg

Бүген суд ике гаепләнүчене дә каты режимлы колониягә хөкем иткән. Агентлыкны оештыручы Исламов 19 ел гомерен төрмәдә үткәрәчәк. Җамалетдиновны исә 17 елга рәшәткә артына озатканнар.

https://tatar-inform.tatar/upload/image/2018/07/30/0044.jpg 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев