Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Эльвина – иң яхшы җыручы кыз

Менә инде 19 ел рәттән Мамадыш районы Җөри авылында керәшеннәрнең олы милли бәйрәме «Питрау» уздырыла. Бәйрәм елдан-ел камилләшә бара, район үзешчәннәре дә анда ел саен катнаша. Быел анда «Татарстан» совхозы поселогыннан «Айбагыр», Иске Җирекледән «Җакын туганнар», Мәләкәстән «Питрау» керәшен фольклор коллективлары һәм «Керәшен чибәре» конкурсында Мәләкәс авылыннан Эльвина Шагалиева катнашты һәм «Иң яхшы җыручы» номинациясендә җиңеп, призлы икенче урынны алды.

«Питрау» ел саен күпләгән халыкны җыя, нинди милләттән булуына карамастан, һәркемне үзенә җәлеп итә. Гадәтләнелгән үзенчәлекле сәхнә, күпләгән төр мастер-класслар, сувенирлар сату нокталары, театраль тамашалар, берсеннән-берсе күркәм керәшен киемнәре, каен себеркесе исе, якты, ачык йөзләр, кунакчыл мөнәсәбәт, гореф-гадәтләрне хөрмәт итеп килә торган дәрәҗәле кунаклар – болар барысы да Җөри «Питрау»ы билгеләре. Керәшен мәдәнияте бай тарихлы һәм үзенчәлекле.
Бәйрәм керәшен фольклор коллективларының олы кунакларны коридор ясап каршы алуларыннан башланды. Аннан соң театрлаштырылган тамаша, дәртле чыгышлар белән дәвам итте. Күрше сәхнәдә гүзәл кызлар «Керәшен чибәре – 2018» конкурсында көч сынаштылар.
– Мәләкәс – зур тарихлы керәшен авылы. Минем гаиләдә әни ягыннан барлык туганнар да керәшеннәр, – ди бу бәйгедә катнашучы кызыбыз Эльвина. Кыз балачактан ук әбисе Ольганың керәшен җырларын тыңлап үсә. Нәкъ ул аңа керәшеннең милли һәм мәдәни гореф-гадәтләрен өйрәтә, әхлакый һәм рухи кыйммәтләрен тапшыра һәм шулай итеп оныгында керәшен халкына мәхәббәт уята.
– Без барлык гаилә белән керәшен халык бәйрәмнәрен хөрмәт итәбез һәм яратабыз, – ди ул.
Керәшен чибәре конкурсында катнашырга Эльвинаны Мәләкәснең «Питрау» фольклор коллективы үгетләгән, аны әзерләгән һәм кызның җиңүе өчен бар көчен куйган.
Конкурска әзерләнү барышында Эльвина керәшен тарихын бик җентекләп үзләштергән, тәмле калач пешерергә өйрәнгән һәм дә нәсел билгесен матур итеп сөлгедә чиккән, керәшен халкы киеменең атрибутларын өйрәнүгә дә зур игътибар иткән. Конкурста Эльвина үз авылы җырын башкарган, үзе турында шигырь сөйләгән. Туганнары Юрий һәм Антонида ярдәме белән бик матур итеп биегән дә әле ул. 
Эльвинаның фикеренчә, керәшен чибәре матур һәм зифа буйлы гына тугел, ә үз милләтенә тугры булган, үз халкының тарихын, йолаларын белгән кыз булырга тиеш.
Икенче урынны яулаган керәшен чибәренә көмеш беләзек һәм 20 мең сум күләмендә акчалата премия биргәннәр. Кыз әти-әнисенә, аның өчен жан аткан барлык тукайлыларга бик рәхмәтле.

Ринат Гыйлемханов фотосы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X