20 июль 2018 яңалыклары
-
Сандугачлар ояда, оялары кура җиләгендә
Олы Шилнә авылыннан газета укучыбыз кура җиләге куаклары арасында менә шушындый ояга тап булган. Пөхтәлек белән генә, төбен мүк белән йомшак итеп түшәп ясалган ояда бәләкәй генә биш йомырка. Зурлыгы белән нәкъ шул кура җиләге кебек кенә үзләре.
-
Четерекле мәсьәләләр буенча Болгар академиясе галимнәре җавап бирергә тиеш - М.Шәймиев
Дәүләт Киңәшчесе изге Болгар җирен балалар тәрбиясе өчен файдалану кирәклеген әйтте.
-
Эльвина – иң яхшы җыручы кыз
Менә инде 19 ел рәттән Мамадыш районы Җөри авылында керәшеннәрнең олы милли бәйрәме «Питрау» уздырыла. Бәйрәм елдан-ел камилләшә бара, район үзешчәннәре дә анда ел саен катнаша. Быел анда «Татарстан» совхозы поселогыннан «Айбагыр», Иске Җирекледән «Җакын туганнар», Мәләкәстән «Питрау» керәшен фольклор коллективлары һәм «Керәшен чибәре» конкурсында Мәләкәс авылыннан Эльвина Шагалиева катнашты һәм «Иң яхшы җыручы» номинациясендә җиңеп, призлы икенче урынны алды.
-
Рөстәм Миңнеханов: Тел, гореф-гадәтләрне саклау мәсьәләләрен бүген дин аша хәл итәбез
Татарстан Президенты телне, динне саклауда татар дин әһелләренең ролен билгеләп узды.
-
КФУда милли белем бирү системасына педагогик кадрлар əзерлəү буенча биш юнəлеш ачылды
Барлык биш юнəлештә дә белем бирү татар телендә алып барылачак.
-
Мәләкәс авылында яшәүчеләр: «Район газетасы һәрвакыт чыгып торсын»
Билгеле булганча, район газетасын иң күп яздыртучы почта хезмәткәрен ачыклау максатыннан, без бәйге игълан иткән идек. Халык санына карап, «Якты юл»ны иң күп яздыручылар Иске Абдул, Калмия, Теләнче Тамак, Боерган, Мәләкәс авылларында булып чыкты. Димәк, иганәче – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Вадим Махеев булышлыгы белән алынган бүләкләрне шушы авылларның почта бүлекләрендә хезмәт куючы почтальоннарга өләшер вакыт җитте. Җомга санын әзерләгәндә, без Мәләкәс авылының почта бүлекчәсендә булып кайттык. Газета таратучы Лидия Карамзинага бүләк итеп электрон үлчәү тапшырдык.
-
Теләнче Тамакта – кичке уеннар
Теләнче Тамак авылында традициягә кергән кичке уеннар узды. Сабан туеннан соң үткәрелә торган бу бәйрәмне авыл халкы һәр елны көтеп ала.
-
Р.Миңнеханов Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен полициягә 300 ел тулу белән котлады
"Республика киләчәктә дә хокук саклау органнарына нәтиҗәле хезмәтләренә ярдәм итәчәк", - диде ул.
-
Бүген Татарстанда өч никахка ике аерылышу туры килә
“Хәтта мөселман ирләре-хатыннары да гаилә корырга ашыкмый”, - диде Рөстәм Хәйруллин.
-
КФУ эксперты Татарстанга яхшы һава торышының кайчан әйләнеп кайтачагы турында сөйләде
Республикада яңгырлар циклонның төньяк-көнчыгыш перифериясе тәэсире белән бәйле.
-
Бабайлар әйткән : “Яңгырлы җәй бүгеннән башлана ”,- дигәннәр
ҺАВА ТОРЫШЫ