Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Тел, гореф-гадәтләрне саклау мәсьәләләрен бүген дин аша хәл итәбез

Татарстан Президенты телне, динне саклауда татар дин әһелләренең ролен билгеләп узды.

 Тел, гореф-гадәтләрне саклау мәсьәләләрен бүген дин аша хәл итәргә тырышабыз. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Милли тормыш һәм дин" IX бөтенроссия татар дин әһелләре форумы пленар утырышында шулай дип белдерде.

Форумны Татарстан мөфтие урынбасары - Болгар ислам академиясе ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин алып бара. Ул бу елның Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышланган ел булуын искәртте. Татарстаннан, Россия төбәкләреннән 1076 делегат теркәлүен әйтте. 

Утырыш "Шамил" мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинның Коръән укуы белән ачылды.

"Мәрҗани "Өч әйбер диндә юк, әмма динне саклый. Болар - милли тел, милли кием һәм милли гореф" дип язып калдырган. Ә бүген дин саклый дияргә була. Дин аша шулы мәсьәләләрне хәл итәргә тырышабыз. Татарстан, Башкортстанда әле боларны хәл итеп була, ә бүтән өлкәләрдә мәчеттән башка бүтән юлы юк. Шуңа сезгә таянабыз. Киләчәктә дә татарлыгыбызны саклар өчен бергә эшләрбез дип уйлыйбыз", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов дин әһелләренә.

Ул бөтен татар дин әһелләрен җыеп киңәшләшү, фикер алышу өчен бу форумның әһәмиятле булуын билгеләп узды. Чарага килүчеләрнең 900 дән артыгы Россия төбәкләреннән, калганнары Татарстаннан булуын әйтте.

Реклама

"Бүген Россиядә ислам күтәрелеп бара. Соңгы 30 елда ислам дин әһелләре белән зур эш алып барыла. Бүген Россиядә 4 мең мәчет, Татарстанда гына аларның саны 1500. Татарлар саны буенча Россиядә икенче халык. Татар дин әһелләре зур өлеш кертә. Билгеле булганча, тел мәсьәләсе дә күтәрелде. Сезнең фикерләрегез, бу мәсьәләләргә карашыгыз безгә бик кирәк", - диде ул.

"Тагын шунысы борчый: 5 ел эчендә гаиләләрнең яртысы таркала. Ислам кануннары белән яши торган гаиләләрдә бу күренеш бик сирәк. Ислам канунарына тартырга кирәк", - диде Татарстан Президенты.

"Безнең үз җиребез бар. Татар халкына дин Болгарда килде. Бүген Болгар Россия күләмендә ялт итеп тора торган ЮНЕСКОга кергән матур урын. Академия дә, кунакханә дә бар. Анда барып дога кылып безнең җыела торган бер урыныбыз ул. Болгарда бергә җыелып дога кылу үзе бер зур көч. Без Болгарны кешеләргә горурланып күрсәтәбез, югары бәялиләр. Бергә булсак, көчле булабыз. Иртәгә Ходай Тәгалә насыйп итсә, бергә бару мөмкин булачак", - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты ислам илләре белән хезмәттәшлек Ислам икътисади саммитында да чагылыш табуын искәртте. "50-60 илдән шушы форумга диндәшләребез килә, аралашу бара. Хәләл туризм, хәләл медицина буенча да эш алып барабыз", - диде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев