Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген Татарстанда өч никахка ике аерылышу туры килә

“Хәтта мөселман ирләре-хатыннары да гаилә корырга ашыкмый”, - диде Рөстәм Хәйруллин.

Гражданлык актларын теркәү бүлеге мәгълүматлары буенча, бүген Татарстанда өч никахка ике аерылышу туры килә. ТР Казан шәһәренең “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Хәйруллин сүзләренчә, хәтта мөселман ирләре-хатыннары да гаилә корырга ашыкмый. Бу хакта ул бүген IT-паркта IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының “Милли тормыш һәм дин” секция утырышында әйтте.

Рөстәм Хәйруллин “Балаларга дини тәрбия биргән вакытта ата-аналары белән параллель эш алып баруның әһәмияте” дигән тема белән чыгыш ясады.

Реклама

Рөстәм Хәйруллин демографик үсеш тәэмин ителсен өчен, гаиләдә кимендә өч бала булуы кирәк икәнен әйтте. “Бүген гаилә институты зур үзгәрешләр кичерә. Гражданлык актларын теркәү бүлеге мәгълүматлары буенча, бүген Татарстанда 3 никахка 2 аерылышу туры килә. Һәм бу статистиканы ир белән хатынның милләте дә, дине дә үзгәртми, ягъни татарлар да аерылыша, катнаш гаиләләр дә таркала. Мөселманнар да Аллаһ каршында биргән вәгъдәләрен оныта. Димәк, беренче максат – гаиләне саклау. Бу нисбәттән мәчетебездә гаилә дәресләре оештырыла. Атнага бер тапкыр лекция форматында гаиләнең әһәмияте, аның әгъзалары, аның вазифалары һәм бурычлары аңлатыла. Бүген хәтта мөселман ирләре-хатыннары да гаилә корырга ашыйкмый. Ни кызганыч, гаилә корганнары да бала табуны икенче планга куя. Гаиләдәге бала саны да бик үк сөендерми. Демографик үсеш тәэмин ителсен өчен, гаиләдә кимендә өч бала булуы кирәк”, - диде “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Хәйруллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X