Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районга кош гриппы яныймы? 

Соңгы арада телевидиние, радио һәм социаль челтәрләрдә Россиядә, аерым алганда республикага якын регионнарда кош гриппы очракларының ешаюы, хәлнең кискенләшүе турында хәбәрләр йөри. Әлеге грипп Тукай районына яныймы? Бу сорау белән без район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ленар Хәйбуллинга мөрәҗәгать иттек.

Россиядә һәм республикага якын регионнарда кош гриппы очракларының кискенләшүен республиканың Россельхознадзор идарәсе хәбәр итә. Бүгенге көндә Татарстан республикасыннан ерак булмаган Чуваш республикасында кош гриппы инфекциясе теркәлгән.
Кош гриппы – кошларда була торган вируслы инфекция, ул аларның аппетиты бетү, күзләре яшьләнү, йомырка салулары кимү, кикрек шешү, зәңгәрләнү һәм диарея кебек симптомнар белән билгеләнә.
Хәзерге көндә район авыл хуҗалыкларында 3 миллионнан артык кош-корт үстерәләр. 
– Гомумән алганда, районның инфекцион һәм инвазион авырулар буенча вәзгыяте имин, – дип белдерде район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ленар Хәйбуллин. 
Әмма, моңа карамастан, эпизоотиягә (терлекләр арасында киң таралган йогышлы чир, үләт) юл куймау максатыннан чыгып, районның ветеринар хезмәткәрләре көн саен диярлек авыл халкы белән тыгыз эш алып бара, дип ассызыклады ул. Район территориясендә биш участокта ветеринария пунктлары эшли. Алардагы ветеринария табиблары үз территорияләренә кергән авылларда кош гриппы авыруы турында, шулай ук региондагы, калган өлкәләрдәге хәбәрләрне халыкка җиткереп тора, диде баш ветеринар табиб. 
Ел башыннан район буенча 2000нән артык данәдә саклык чаралары язылган белешмәлекләр таратылган. Бу белешмәлекләр нигезендә, кош-кортларны чисталыкта тотарга, тавык келәтләрен еш җыештырырга; кошларны урамнарга чыгарганда читкә җибәрмәскә; йорт кошларын сулыкларга кертмәскә; кош-корт азыгының сыйфатын катгый контрольдә тотарга; кош-кортны сатып алганда ветеринария документларын сорарга дип киңәш ителә. Әйтеп үтик, районның күпчелек фермерлары һәм шәхси эшмәкәрләре «Меркурий» системасында теркәлгән, шуңа күрә ветеринария документларын әлеге системадан да алып була. 
– Районга кошларны кертү һәм чыгару катгый күзәтүдә тора, – дип сөйләде район ветеринария берләшмәсе башлыгы. 
Аның сүзләренчә, быел ветеринария хезмәткәрләре «ПензаМолИнвест» җәмгыятендә җитештерелгән күркә ите фаршында кош гриппы инфекциясен тапканнар. Тиз арада фарштан анализлар алынган һәм татар төбәкара ветеринария лабораториясенә тикшерүгә җибәрелгән. Нәтиҗәләр вирусның чыннан да барлыгын күрсәткән. Россельхознадзор идарәсе, ветеринария инспекциясе белән берлектә, әлеге җитештерүченең продукциясен барлык сату нокталарыннан алып, аны яндыру ысулы белән юкка чыгарганнар.
Ленар Хәйбуллин барлык тукайлыларга йорт кошларында авыру билгеләре күзәтелсә, шәһәр яки районның дәүләт ветеринария хезмәтенә 46-80-42 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә дип киңәш бирде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев