Дару белән генә түгел, җылы сүз, ачык йөз белән дә дәвалый
Бүгенге сәфәребез – Илhам абый Шакировның туган җире Яңа Бүләк авылына. Максатыбыз – биредә күп еллар фельдшер булып эшләүче авылның хөрмәтле кешесе, яраткан хатын, өч бала әнисе, ярдәмчел күрше Минзилә Сәлахова белән очрашу, аның турында язма әзерләү.
Минзилә Халит кызы үзе күрше Сарман районы Юлтимер авылыннан икән. Әтисе Халит абый колхозда бригадир, әнисе Мәүлидә апа складта эшләгән. Мәктәпне тәмамлагач, Минзилә Минзәлә медицина училищесының шәфкать туташлары әзерләү бүлегенә укырга кергән. 2002 елда, курслар үтеп, фельдшерлар әзерләү бүлеген тәмамлаган. Минзилә Халит кызы район һәм авыл җирлеге башлыкларының, район үзәк дәваханәсе баш табибының мактау грамоталарына ия. Минзилә ханым белән әңгәмәбез аның ни өчен бу һөнәрне сайлавы турындагы сораудан башланды.
– Балачакта укытучы булу теләге бар иде, үсә төшкәч ул хыял үзгәрде – фельдшер hөнәрен сайларга булдым. Бу юлдан киткәнемә бер дә үкенгәнем юк. Аллага шөкер, эшемне бик яратам, – диде ул.
– Минзилә Халитовна, беренче эш көнегез турында сөйләгез әле.
– 1981 елның июнь аенда Яңа Бүләк егетенә кияүгә чыктым. Авылның башлыгы Шәех абый: «Минзилә, әйдә, эшкә чык, авылга фельдшер кирәк», – дип чакырды мине. Ризалаштым. Беренче көнне Рәшидә апа Мирсәетовага укол ясарга туры килгәне хәтердә калган. Укыган вакытта практикада уколлар күп ясый идек, ләкин эштә беренче укол ясаудан курыктым. Бәхеткә, бар да яхшы булды, аннары шулай әкренләп өйрәнеп киттем.
– Көнгә ничә кешене кабул итәсез?
– Төрле чаклар була. Нигездә, авыл халкы килә, көнгә 12-15 кеше кабул итәм. Урын өстендә яткан апа-абыйлар янына өйгә барам.
– Эшегездә иң авыры нәрсә? Эш барышындагы берәр гадәти булмаган хәл турында сөйләгез әле.
– Эшем бик җаваплы. Иң авыры – йөкле хатын-кызларны, тудырыр вакыты житкәч, бала табу йортына илтүе. Берсендә шундый хатын-кыз шалтырата: «Минзилә апа, эчем авырта, мин бүген бәбилим бугай», – ди. Ашыгыч ярдәмгә хәбәр иттек тә, үзебез юлга кузгала тордык. Өлгермәбез, әлеге хатын юлда бала табар дип бик курыктым ул чакта. Ни дисәң дә, бала табу йортына барып җитү хәерлерәк бит. Бәхетсезлеккә каршы, машинабыз чокырлы урынга кереп батты. Бик борчылдым инде. Йөртүче белән икәүләп машинаны этеп чыгарырга туры килде. Бераз баргач, ашыгыч ярдәм машинасы да каршыга очрады. Йөкле хатынны аңа утыртып жибәрдек, ә ул икенче көнне генә бала тапкан.
– Авыл фельдшерына нинди авырулар белән еш мөрәҗәгать итәләр?
– Кан басымы, буын авырулары белән еш киләләр. Яшьләр арасында хондроз авыруы ешайды. Бүген шикәр чире белән алты кеше исәптә тора.
– Көннәр бик кызу тора. Җәйге эсселекне ничек кичерергә? Киңәшләр бирсәгез яхшы булыр иде.
– Көндез кояшта бик йөрмәскә киңәш итәр идем. Җиләк-җимеш компотлары, су күп эчәргә кирәк. Балаларны урамда күләгәле урында тоту мәслихәт, баш киеме белән йөрсәләр әйбәт булыр иде.
– Яраткан шөгыльләрегез нинди?
– Мин китаплар, журналлар, «Якты юл» газетасын укырга, тәмле ризыклар пешерергә, бакчада эшләргә, шулай ук йорт кошларын карарга яратам.
– Авыр эш көненнән сон ничек ял итәсез?
– Өйгә кайтып тормыш иптәшем белән бергә ял итәм. Аның белән чәйләр эчәбез, сөйләшәбез. Ул минем тормышта таянычым, киңәшчем. Ирем hәм балаларыбыз миңа яшәргә көч бирә. Өч бала үстердек: ике кыз hәм бер малай. Аллага шөкер, алар тату яшиләр, барысы да гаиләле. Алты оныгым бар.
Минзилә Халит кызына Яна Бүләк халкы бик рәхмәтле. Аның турында бары тик яхшы фикерләр генә әйтәләр.
– Яңа Бүләк hәм күрше Байбүләк, Күктәк Мирсәет, Иске Теләнче авылларының фельдшерлары эшеннән без бик канәгать. Алар үз hөнәрләрен дөрес сайлаганнар, бергә дус булып, бердәм гаилә булып хезмәт итәләр. Кирәк чакта бер-берсен алыштырып та эшлиләр, безне медицина хезмәткәрсез калдырмыйлар. Алар бит дару белән генә түгел, җылы сүз, назлы караш, ачык йөз белән дә дәвалыйлар, – ди Яңа Бүләкнең хөрмәтле ветеран укытучысы Асия апа Кәлимуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев