17 июль 2018 яңалыклары
-
«Марҗа» дигән язулы футболка чыгаручыларны Татарстан прокуратурасы тикшерә башлаган
Күзәтчелек ведомствосы гаммәви мәгълүмат чараларына мониторинг ясаганда әлеге очракка игътибар иткән.
-
Озын толымлы татар кызы турында New York Post Америка газетасы язган
Озын толымы белән дан казанган Алия Насыйрова ничек танылуы турында сөйләде.
-
«Үлемнән мине Ходай саклады»
«Вакыт узган саен, Бөек Ватан сугышы ерагаеп, бөтенләй онытыла башлар инде. Безнең әле яралар төзәлмәгән, чөнки ата-бабаларыбыз сугышта катнашкан, әни-әбиләребез тылда хезмәт иткән яисә сугыш чоры балалары булган. Ләкин тагын берничә буын алышынса, Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын тарихчылар гына белер дип уйлыйм мин. Без дә бит 1812 ел Ватан сугышын һәм ул чор геройларын белеп бетермибез», – дип сүзне башлады Кече Шилнә авылында яшәүче Татьяна Аркадьевна. Аның әтисе, Аркадий Леонидович Жуков, сугыш ветераны, тумышы белән Киров өлкәсендәге Сухая река авылыннан. Озак еллар Жуковлар гаиләсе Чаллыда яшәгән. Биш ел элек Кече Шилнә авылына күчкәннәр.
-
Татарстан парк һәм скверларын яңартуга 602 миллион сум акча тотылачак
Акчаның 100 млн сумы Әлмәткә - Зифа Балакина урамындагы паркны төзекләндерүгә бирелә.
-
Эсседә ничек ашарга, нинди эчемлекләр кулланырга?
Табиблар кызу көннәрдә майлы ризыклар, ит ашауны киметергә киңәш итәләр. Туклануны, гомумән, көннең кызу вакытына түгел, ә иртәнгә яки кичкә калдырсаң яхшы.
-
Дару белән генә түгел, җылы сүз, ачык йөз белән дә дәвалый
Бүгенге сәфәребез – Илhам абый Шакировның туган җире Яңа Бүләк авылына. Максатыбыз – биредә күп еллар фельдшер булып эшләүче авылның хөрмәтле кешесе, яраткан хатын, өч бала әнисе, ярдәмчел күрше Минзилә Сәлахова белән очрашу, аның турында язма әзерләү.
-
Дәүләт Думасының Бюджет комитеты пенсия законындагы үзгәрешләрне хуплады
Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар буенча комитеты парламентарийларга пенсия законына үзгәрешләрне беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим иткән.
-
Татарстанда бүген көчле җил белән яшенле яңгырлар булачак
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкын һәм кунакларны саклык чаралары турында искәртә.
-
Чаллыда бишенче көн рәттән 15 яшьлек кызны эзлиләр
Югалган кыз турындагы листовкалар аның йортына якын урыннарда һәм ул укыган күрше комплекстагы мәктәптә ябыштырылган.
-
Бабайлар әйткән : “Әгәр ай кояш чыкканда күренеп, болытлар арасында качыш-качыш уйнаса, уңыш мул булыр ”,- дигәннәр
ҺАВА ТОРЫШЫ