Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыда бишенче көн рәттән 15 яшьлек кызны эзлиләр

Югалган кыз турындагы листовкалар аның йортына якын урыннарда һәм ул укыган күрше комплекстагы мәктәптә ябыштырылган.

Чаллыда бишенче көн рәттән әти-әниләре һәм полиция югалган 15 яшьлек кызны эзли.

Кыз бала өеннән биш көн элек чыгып киткән. 38нче мәктәп укучысы 45нче комплекстагы фатирларыннан кичке сәгать тугызда чыгып киткән булган һәм хәзергә кадәр хәбәре юк.

Кызның өстендә карңгы төстәге майка һәм итәк, шулай ук кызыл-кара шакмаклы фланель күлмәк булган. Туганнары югалган көнне кызның үзе генә түгел, 26 яшьлек егет белән булганлыгын белә алган. Кыз белән бергә хәзер ул егетне дә эзлиләр.

Югалган кыз турындагы листовкалар аның йортына якын урыннарда һәм ул укыган күрше комплекстагы мәктәптә ябыштырылган. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар кыз озак кайтмый торганлыктан, өенә кайтырга куркадыр, дип белдерәләр. Әмма шикле уйлар белдерүче чаллылылар да бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев