Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

«Үлемнән мине Ходай саклады»

«Вакыт узган саен, Бөек Ватан сугышы ерагаеп, бөтенләй онытыла башлар инде. Безнең әле яралар төзәлмәгән, чөнки ата-бабаларыбыз сугышта катнашкан, әни-әбиләребез тылда хезмәт иткән яисә сугыш чоры балалары булган. Ләкин тагын берничә буын алышынса, Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын тарихчылар гына белер дип уйлыйм мин. Без дә бит 1812 ел Ватан сугышын һәм ул чор геройларын белеп бетермибез», – дип сүзне башлады Кече Шилнә авылында яшәүче Татьяна Аркадьевна. Аның әтисе, Аркадий Леонидович Жуков, сугыш ветераны, тумышы белән Киров өлкәсендәге Сухая река авылыннан. Озак еллар Жуковлар гаиләсе Чаллыда яшәгән. Биш ел элек Кече Шилнә авылына күчкәннәр.

Аркадий Леонидович 1926 елда күпбалалы гаиләдә туган. Әтиләре Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан, каты яраланган, өенә кайткач озак яшәмәгән. Башлангыч мәктәпне бетерү белән, Аркадий эшли башлый. 1941 елны аңа 15 яшь була. Урак башлануга авылда хатын-кызлар белән бала-чага гына кала. Ургычта эшли Аркадий, атларның да яхшыракларын сугышка алып китәләр, авылда карт, хәлсез атлар гына кала. 1943 елны 17 яше тулган егетләр фронтка чакырыла. Беренче төркем – 15 егет арасына Аркадий эләкми кала, ул көнне күрше авылда була. «Ниндидер могҗиза белән генә мин ул төркем белән сугышка китмәгәнмен», – дип сөйли Аркадий Леонидович. Ул 15 егетнең берсе дә авылга кайтмый, сугыш кырларында ятып кала. Тагын дүрт егет, алар арасында Аркадий да була, икенче көнне фронтка китә. Алар бер урынга эләгә, бергә хезмәт итә һәм дүртесе дә сугыштан исән кайта.
Тагын бер көтелмәгән хәл юлга чыккач була. Солдатларны Нократ аланында җыялар, поездга утыртып, каты яу барган якка, Көнбатышка таба җибәрәләр. Поезд шактый гына ара узгач, ниндидер билгесез сәбәпләр аркасында солдатларны икенче якка – Көнчыгышка баручы поездга күчерәләр. Көнбатышта барган бәрелешләргә эләксәк, исән калып булмас иде, дигән фикердә Аркадий Леонидович. Ходай саклады мине, ди ул.
138нче миномет полкында, Ерак Көнчыгышта, Маньчжуриядә хезмәт итә Аркадий Жуков. 
– Аркага чыбык уралган катушканы саласың да чабасың – шул инде элемтәче эше. Әле винтовка да аласың, ансыз йөрү катгый тыела. 7,6 миллиметрлы винтовка, зур, штыгы да бар, бастырып куйсаң – миннән дә озынрак. Дивизия связисты булдым, батареялар арасындагы элемтә өчен җаваплылык миндә иде. Кайда чыбык өзелә, элемтә югала – шунда бардым, – дип сөйли Аркадий Леонидович. – Яшь чак бит, үтерерләр мине дигән уй юк иде. Сугышка бармыйча качып калу да хурлык санала иде. Бөтен кеше сугышта, ничек аерылып каласың? «Ворошиловский стрелок» түштамгасы полктагы ике кешегә генә бирелде, шуның берсе мин булдым, – ди ул горурланып.
Кызганыч, ләкин ул тамганы һәм «За победу над Японией» медален өйгә кайтырга чыккач урлыйлар.
– Поездда чемоданымны урладылар, бер әйберем калмады, ул чорда да геройлар гына түгел, жуликлар да шактый иде шул, – ди Аркадий Леонидович.
Ерак Көнчыгышта хезмәт итү чагыштырмача тыныч була, шулай да берничә вакыйга ветеранның хәтеренә уелып кала. 
– Бер авыл аша үткәндә танк ватылды. Танкистларны калдырып, часть алга таба китте, – дип искә төшерә Аркадий Леонидович. – «Озакламый без сезне килеп алырбыз», – дип ышандырдылар егетләрне. Безнекеләр килүгә, танкистларны ерткычларча җазалап үтергәннәр. Бу вакыйгадан соң дошманга карата нәфрәт көчәйде, һәлак булган иптәшләре өчен үчне алдылар безнең солдатлар...
Бергә хезмәт иткән иптәшләрен югалту ачысы да онытылмас хатирә булып калган ветеран күңелендә. Аркадий Леонидович утырган машинадан бераз гына алда барган техника күпер аркылы чыкканда минага эләгеп шартлый, бик күп кеше һәлак була. Әле буген дә бу вакыйга турында сөйләгәндә ветеранның күзләрендә яшь күренә. 
– Сугышта без милләткә дә, дингә дә карамый, үзара дус мөнәсәбәттә, бердәм булдык, барыбыз да совет солдатлары бит. Кытай халкы арасында төрле кешеләр очрый иде, ләкин алар белән дә дусларча аралаштык, телләрен белмәсәк тә, аңлаша идек. Кирәк чакта без алардан ит яисә башка ризык сатып алдык. Акча кәгазендә Ленин сурәтен күрсәләр, бик сөенәләр иде кытайлылар, – дип искә төшерә Аркадий Леонидович.
Җиде елдан артык хезмәт иткәч, 1951 елның 7 гыйнварында, нәкъ Раштуа бәйрәмендә, өенә кайтып керә ул. 
– Барысы да өстәл янына җыелышып утырганнар иде. Әйтерсең лә, минем кайтуымны көтеп торганнар. Шактый араны җәяү үтсәм дә, якыннарымны күргәч, арыганлык онытылды. Әнием бик сөенде, үз күзләренә ышанмагандай, тып-тын калды, – дип сөйли ветеран. 
Шул ук елны ул Валентина исемле кызга өйләнә. 
– Ул чакта озак сөйләшеп тору юк иде. Күрше авылда бик уңган, чибәр кыз бар диделәр. Барып карадым, ошаттым. Булачак хатынымның әнисе басуда урак ура иде. Дусларым белән ат арбасына утырып, басуга чыктык. Әнисе ризалыгын бирде, аннан кыз янына бергәләп киттек. Ул да каршы түгел иде. Утырттык та алып киттек үзебезнең авылга. Туй үткәрдек. Өстемдә шул сугыштан кайткан солдат киеме генә иде. Туй хөрмәтенә үземә күлмәк сатып алдым. Пиджакны күршедән сорап тордым, – ди Аркадий Леонидович.
Алар матур гына яшиләр, бер малай, бер кыз үстерәләр. Кызганыч, Валентина Павловна берничә ел элек бакыйлыкка күчкән. Бүген ветеран кызы Татьяна тәрбиясендә яши. Сугыш чоры турында китаплар укый, кино карарга ярата, элеккеге кинофильмнарны күрсәткәнне көтеп ала. «Дальневосточная, опора прочная...», «На сопках Маньчжурии», «Союз растет, растет непобедимый» җырларын яратып тыңлый ветеран. Үз йортлары белән яшәгәч, бакчага чыгып, җирдә эшли, күршеләр белән аралаша. Ветеранның кызы Кече Шилнә авыл халкына, авыл җирлеге хакимиятенә, ветераннар советына рәхмәтле булуын әйтте. 
– Соңгы биш елда авыл халкы күрсәткән игътибарны әтиемнең гомере буена да күргәне булмагандыр. Авылда безне якын иттеләр, якты йөз белән исәнләшеп, «Безнең бабай ничек анда?» – дип хәлләрен сорашып торалар. Олы яшьтәге кешегә әллә ни күп тә кирәк түгел: игътибар күрсәтсәң, аралашсаң-сөйләшсәң, күңеле күтәрелеп китә», – ди Татьяна Аркадьевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев