Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Марҗа» дигән язулы футболка чыгаручыларны Татарстан прокуратурасы тикшерә башлаган

Күзәтчелек ведомствосы гаммәви мәгълүмат чараларына мониторинг ясаганда әлеге очракка игътибар иткән.

Татарстан прокуратурасы «Марҗа» дигән язулы футболка чыгаручыларны тикшерә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы социаль челтәрләрдә «Святая» брендының сатуга «Марҗа» һәм «Марҗа түгел» дигән язулы футболкалар чыгаруына бәйле мәгълүмат урнаштырылуы хакында язган иде. «Бабай позвонит» Телеграмм каналын файдаланучылар мондый язулар рус хатын-кызларын кимсетә һәм милләтара ызгыш китереп чыгара дип тапкан.

«Святая» брендын булдыручылар, үз чиратында, әлеге сүзләрнең татар теленнән «русская» һәм «не русская» дип тәрҗемә ителүе хакында әйткән.

ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сүзләренчә, әлеге факт буенча беркемнән дә гариза килмәгән.

«Күзәтчелек ведомствосы бу очракка гаммәви мәгълүмат чараларына мониторинг ясаганда игътибар итте. Тикшерү бара. Гаепләрлек нигез табылса, тиешле чара күреләчәк», - дигән Руслан Галиев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев