9 февральдә РФ Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә контракт буенча хәрби хезмәт мәсьәләләре буенча гражданнар белән туры элемтә оештырыла. Сорауларга ТР Хәрби комиссариаты хезмәткәрләре җавап бирәчәк.
Татар-Информ хәбәр итүенчә, РФ Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә контракт буенча хезмәт мәсьәләләре буенча телефон аша туры элемтә оештырыла.
Гражданнарның сорауларына Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты хезмәткәрләре җавап бирәчәк.
Кайнар линия 9 февральдә 10:00дән 12:00гә кадәр эшләячәк. Үз соравыгызны (843) 221 80 35 телефоны буенча бирә аласыз.
Нет комментариев