Татарстанда 8 сентябрьгә һава торышы начарлану турында кисәттеләр
җәмгыять

Татарстанда 8 сентябрьгә һава торышы начарлану турында кисәттеләр

8 сентябрьдә Татарстанда һава торышы начарлануы көтелә: республикада көчле җил, яңгыр, томан һәм кайбер урыннарда яшенле яңгыр булырга мөмкин.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 8 сентябрьдә республикада һава торышы шактый тотрыксыз булачак. Кайбер урыннарда көчле яңгыр һәм яшенле яңгыр көтелә, томан төшәргә мөмкин. Җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәчәк.

Россия МЧСның Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкны сак һәм игътибарлы булырга чакыра. Белгечләр җир асты кичүләренә һәм башка түбән урнашкан урыннарга төшмәскә, шулай ук су баскан юл һәм участокларны үтәргә тырышмаска киңәш итә.

Гадәттән тыш хәл килеп чыкканда ашыгыч ярдәм хезмәтләренә 112 номеры буенча шалтыратырга кирәк.

Н.Туганов фотосы

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев