Медицина хезмәтләренә акча сарыф иткән гражданнар чыгымнарының бер өлешен дәүләттән кире ала ала. Моның өчен салым чигерүе (вычет) рәсмиләштерелә. Ул дәвалануга, стоматолог хезмәтләренә һәм табиб рецепты буенча алынган даруларга тотылган акчаларга кагыла.
Әлеге мөмкинлектән үзең өчен генә түгел, гаилә әгъзалары өчен дә файдаланырга мөмкин. Салым чигерүе ир яки хатын, әти-әни, 18 яшькә кадәрге бала, уллыкка яки кызлыкка алынган бала, шулай ук опекадагы бала өчен түләнгән медицина хезмәтләренә бирелә. Көндезге бүлектә укучы балалар өчен бу мөмкинлек 24 яшькә кадәр саклана. Бала өчен медицина хезмәтләренә ата-ана яки опекун түләсә, чыгымнарны нәкъ менә алар рәсмиләштерә ала. Ә дәвалану өчен акчаны баланың үзе түләгән очракта, ул салым чигерүенә үзе дәгъва итә ала. Моның өчен 13 процент ставка белән НДФЛ түләнә торган кереме булуы шарт.
Салым чигерүен алуның берничә юлы бар. Ел тәмамлангач, 3-НДФЛ декларациясе белән салым органына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Акчаны ел дәвамында ук эш бирүче аша кайтару мөмкинлеге дә бар. Гаризаны ФНСның шәхси кабинеты аша юлларга була. 2025 елдан башлап тагын да уңайлырак ысул — гадиләштерелгән тәртип гамәлдә. Ул ФНСның шәхси кабинеты аша рәсмиләштерелә һәм 2024 елның 1 гыйнварыннан соң дәвалануга тотылган чыгымнар өчен кулланыла.
Кайтарып була торган сумма дәвалау төренә бәйле. Гади медицина хезмәтләре буенча ел дәвамында 150 мең сумга кадәрге чыгым исәпкә алына. Шуның 13 проценты, ягъни иң күбе 19,5 мең сум кире кайтарылырга мөмкин.
Кыйммәтле дәвалауга бу чикләү кагылмый. Әгәр медицина хезмәте рәсми рәвештә кыйммәтле дәвалау төрләре исемлегенә кертелгән икән, гражданин аңа тотылган бөтен сумманың 13 процентын кайтару хокукына ия. Салым чигерүен узган өч ел өчен рәсмиләштерергә мөмкин. Әмма бер елда файдаланылмаган социаль салым чигерүе киләсе салым чорына күчерелми.
Нет комментариев