ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразы буенча, бүген, 7 сентябрьдә, республикада аязучан болытлы һава торышы булачак.
Көндез республиканың күпчелек районнарында яңгыр явачак. Урыны белән көчле яңгыр булырга мөмкин. Иртән кайбер урыннарда томан төшәчәк. Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 5–10 метр тәшкил итәчәк, урыны белән 14 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +9…+14 градус булса, көндез һава +16…+21 градуска кадәр җылыначак.
Н.Туганов фотосы
Нет комментариев