җәмгыять

Чистайда 21 яшьлек рәссам мошенниклар корбаны булган

Чистайда 21 яшьлек рәссам онлайн заказ аша мошенниклар тозагына эләккән. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.

Яшь егет портретлар ясау белән шөгыльләнә һәм социаль челтәрләр аша заказлар кабул итә. Күптән түгел аңа бер «клиент» мөрәҗәгать итеп, кызының портретын ясарга заказ биргән. Хезмәт өчен түләүне онлайн-түләү платформаларының берсе аша башкарырга тәкъдим иткән.

Озак та үтми, рәссамга акчаның күчерелүе, әмма аның мәйданчыктагы аккаунтының блоклануы турында хәбәр килгән. Янәсе, акчаны алу өчен аккаунтны «ачарга» кирәк булган. Моның өчен «клиент» егеткә махсус активлаштыру кодлары сатып алырга киңәш иткән.

Рәссам мошенникның сүзләренә ышанып, кодлар сатып алуга 14 мең сумнан артык акча тоткан һәм аларны «заказчыга» җибәргән. Әмма шуннан соң аңа тагын 400 доллар күләмендә «иминият түләве» кертергә кирәклеге турында хәбәр килгән. Шул вакытта егет мошенниклар белән аралашуын аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән.

Әлеге очрак буенча РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсе — «Мошенниклык» нигезендә җинаять эше кузгатылган.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев