Больничныйны эш бирүчегә вакытында тапшырырга кирәк
җәмгыять

Больничныйны эш бирүчегә вакытында тапшырырга кирәк

Авырып терелгән хезмәткәр больничный кәгазен эш бирүчегә алты ай эчендә тапшырырга тиеш. Пособие түләү вакыты документ ябылган көннән түгел, ә аны эш бирүчегә тапшырганнан соң исәпләнә. Бу хакта РИА Новостига Дәүләт Думасы депутаты Дмитрий Свищев хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, больничныйны тапшыруны озакка сузарга ярамый. Документ эш бирүчегә никадәр соңрак бирелсә, пособие дә шулкадәр соңрак түләнә.

«Сезнең больничныйны алты ай эчендә тапшыру мөмкинлеге бар, әмма көтәргә киңәш итмим. Документны эш бирүчегә никадәр тизрәк бирсәгез, акчаны да шулкадәр тизрәк алачаксыз», — дип аңлатты депутат.

Больничный өчен түләү ике этапта башкарыла. Авыруның беренче өч көне өчен акчаны эш бирүче түли. Калган көннәр өчен пособие Россия Социаль фонды тарафыннан күчерелә. Эш бирүчегә больничный турындагы мәгълүматны Социаль фондка җибәрү өчен өч эш көне бирелә. Шуннан соң фонд кирәкле мәгълүматларны алганнан соң пособие 10 эш көне эчендә түләнә.

Шулай итеп, больничныйны эш бирүчегә тапшырган көннән акча алганга кадәр, гадәттә, 10–15 календарь көне үтәргә мөмкин.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев