Чаллыда Әбсәләмов проспектындагы күпфатирлы йортта янгын чыккан. Гадәттән тыш хәл вакытында МЧС хезмәткәрләре өч кешене, шул исәптән күкрәк баласын коткарган. Бу хакта Россия МЧСның Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә.
Янгын ун катлы йортның тугызынчы катындагы фатирда чыккан. Ут 21 квадрат метр мәйданны колачлаган, анда элек кулланылган иске әйберләр янган.
Коткаручылар төтен белән тулган фатирдан махсус сулыш алу аппараты ярдәмендә 1988 елда туган ир-атны алып чыккан. Ул аркасының 18 проценты күләмендә II дәрәҗәдәге термик пешүләр алган һәм яну продуктлары белән агуланган. Зыян күрүчене ашыгыч рәвештә Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар.
Янгын чыккан фатир белән янәшәдәге торак бүлмә дә төтенгә күмелгән. Аннан МЧС хезмәткәрләре махсус коткару җайланмалары ярдәмендә хатын-кызны һәм аның 2025 елда туган сабыен эвакуацияләгән. Ана белән бала газ исе белән агуланган. Аларга медицина ярдәме күрсәтү өчен Кама балалар медицина үзәгенә китергәннәр. Янгынның ни сәбәпле чыкканын белгечләр ачыклый.
Нет комментариев