Сәмәкәй нәниләре китапханә серләренә төшенде
Яңалыклар

Сәмәкәй нәниләре китапханә серләренә төшенде

Сәмәкәй авылы китапханәсендә 1нче сыйныф укучылары өчен танып-белү чарасы оештырылды. Нәниләр китап уку кагыйдәләрен өйрәнделәр һәм әкиятләр дөньясы буенча белемнәрен сынадылар.

«Китап уку, аны ярату кечкенәдән тәрбияләнә. 1 нче сыйныф укучылары үзенең иптәшләре белән китаплар иленә онытылмаслык сәяхәт кылдылар. Кечкенә укучыларыбыз Сәмәкәй авыл китапханәсенең бай фонды һәм китаптан файдалану кагыйдәләре белән якыннан таныштылар.

Балалар әкиятләр буенча төзелгән катлаулы сорауларга дөрес җавап биреп, зирәклектә һәм тапкырлыкта үзара көч сынаштылар. Зур кызыксыну белән үткән бу очрашу балаларда китапка карата олы мәхәббәт уятты», – дип хәбәр итәләр безгә Сәмәкәй авылы китапханәсеннән.  

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев