Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Укучыларны «ЮНАРМИЯ» сафларына кабул иттеләр

Бүген Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов исемендәге Теләнче Тамак мәктәбендә 6 класс укучыларын «ЮНАРМИЯ» сафларына кабул итү булды.

Бүген Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов исемендәге Теләнче Тамак мәктәбендә 6 класс укучыларын «ЮНАРМИЯ» сафларына кабул итү булды. 

Чара Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучы елына һәм герой Нурми Шәриповның тууына 100 ел тулуга багышланган. «Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында бүген 2 миллионга якын бала «ЮНАРМИЯ» балалар-яшүсмерләр хәрби–патриотик иҗтимагый хәрәкәте эшчәнлегенә җәлеп ителгән.

Балаларны әлеге истәлекле вакыйга белән котларга мәртәбәле кунаклар: Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Юрий Васильев һәм гадәттәгечә Россия чик сакчылары берлеге ветераннары килде. Балаларны Яшь армиячеләр сафына Тукай районы буенча «ЮНАРМИЯ» Штабы начальнигы Альберт Баһаветдинов кабул итте. Кунаклар балаларга илебезнең чын патриотлары булуларын һәм Яшь армиячеләрнең горур исемен лаеклы йөртүләрен теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев