Районда көнкүрештәге ришвәтчелек очракларын булдырмау өстендә планлы эш алып барыла, дип белдерә район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Робис Гатиятуллин. Ул бу юнәлештә һәр тармакта эшнең торышы белән таныштыра.
Чараларның үтәлеше коррупциягә каршы комиссиясе утырышларында тикшерелә. Районда гражданнарның һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләре теркәлеп, аларга анализ ясап барыла. «Халык почтасы», «Ышаныч телефоны» эшли. Әлеге телефонга, эшли башлаганнан бирле, өч шалтырату килгән, тикшерү хәбәрләрдә коррупция гамәлләре тапмаган. Гражданнардан кергән шикаятьләр шулай ук комиссия утырышларында карала.
Барлык муниципаль хезмәткәрләргә хезмәт вазифаларын үтәгәндә бүләк алуның тыелуы турында аңлатылган. Кагыйдә үтәлмәгән очракта алар җавапка тартылырга, эштән азат ителергә мөмкиннәр, ә инде бүләк ришвәт буларак бәяләнсә - җинаять җаваплылыгы көтә.
Уку елы башында һәм ахырында мәгариф хезмәткәрләре һәм ата-аналар белән бу темага җыелышлар үткәрелә. Һәр мәктәптә һәм балалар бакчасында оешма хезмәткәрләренең бу учреждениеләрдә үткәрелүче чараларга һәм башка максатларга акча җыюын тыю турында боерык бар. Оешма ихтыяҗларына акча җыюның тыелуы турында мәгариф хезмәткәрләре катнашындагы җыелышларда да искә төшереп торыла. Өстәмә түләүле белем һәм тәрбия бирү хезмәтләре ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә керемнәр һәм алардан файдалануда җаваплылык турындагы хаты кысаларында эшләнә.
2011 елның февраленнән балаларны бакчага алу «Электрон балалар бакчасы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша гына башкарыла.
2015 ел дәвамында мәктәпләрдә укучылар һәм ата-аналар арасында сораштырулар алып барылган, алардан акча җыю фактлары ачыкланмаган.
Муниципаль милектәге җир участокларын арендага бирүгә контрольне көчәйтү максатыннан ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы, монополиягә каршы орган, район җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы һәр гражданга һәм юридик затка бирелгән участокның «юридик чисталыгын» тикшерә. Башкарма комитет җитәкчесе (яки район башлыгы) каршында махсус комиссияләр төзелгән. Башкарма комитет карарлары прокуратурада тикшерү үтә. Җир участогына хокук алу өчен һәрдаим ачык сатулар уза.
Район больницасында коррупциягә каршы көрәш максатында 11 кешедән торган комиссия эшләп килә. Әлеге комиссия турындагы положение нигезендә ришвәтчелекне кисәтү буенча чараларның үтәлеше контрольдә тотыла, коррупция очракларының килеп чыгу сәбәпләре ачыклана. Больница ихтыяҗлары өчен товар сатып алганда, төрле хезмәтләр башкарганда ачык электрон аукционнар үткәрелә. Больницага килүчеләр игътибарына куелган стендларда ришвәтчелек очракларында шалтырату өчен телефоннар күрсәтелгән, пациентларның хокуклары язылган, кулланучының хокукларын яклау турындагы закон урнаштырылган. Пациентлар шулай ук теләсә кайсы вакытта бүлек мөдирләренә, баш табибның үзенә һәм урынбасарларына мөрәҗәгать итә ала. Бүгенге көндә сәламәтлек буенча медицина белешмәләре, хезмәткә вакытлыча яраксызлык битләре бирүче хезмәткәрләрнең эшенә контрольне көчәйтү өстендә эшләнә.
Районда сатып алулар өлкәсендә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләсендә аерым игътибар булдырылган. Сатып алуларда катнашу Бердәм комиссия положениесе нигезендә башкарыла, заявка конвертларын ачу барышы аудиоязмага теркәлә. Сатып алу процедурасының барлык документлары бу өлкәдәге бердәм мәгълүмат системасының рәсми сайтында урын ала.
Башкарма комитетның икътисад бүлеге тарафыннан бары бер муниципаль хезмәт башкарыла - ваклап сату базарын оештыруга рөхсәт бирү. Бу Бәтке авыл җирлегендә урнашкан «Кама» автобазары. Аңа рөхсәт 2017 елның 31 декабренә кадәр озайтылган.
Шулай ук төзелеш, архитектура һәм яшәешне тәэмин итү бүлеге хезмәткәрләренең дә төзелеш документлары белән эшләгәндә норматив хокукый актларны, законнарны үтәүләре тикшерелә.
Ришвәтчелекне кисәтү өлкәсендәге эшнең нәтиҗәсе булып гражданнардан муниципаль хезмәткәрләр өстеннән шикаятьләр кермәве тора.
Нет комментариев