Район судында студентлар белән очрашу узды
Тукай районы судында КФУның Чаллы филиалы студентлары өчен һөнәри юнәлеш бирү дәресе узды.
Очрашуның темасы - «Россия Федерациясенең суд системасы». Чараны суд администраторы Эдуард Фоминых, суд консультанты Чулпан Рахманова үткәрде. Очрашу ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән ТР Суд департаменты идарәсе арасында «Правосудие: от А до Я» проекты буенча төзелгән килешү кысаларында оештырылган, ул студентларга суд эшләре белән якыннан танышырга ярдәм итә.
Студентлар өчен суд бинасы буйлап экскурсия, суд утырышлары залларында булу, суд эшләре белән танышу үткәрелде. Максат - булачак белгечләргә РФ суд системасының күрсәтү һәм аларны юриспруденциядә һөнәри юлга илһамландыру!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев