Эшләүчеләрнең пенсиясе артты
Эшләүче пенсионерларның пенсиясенә Пенсия фондының район идарәсе 1 августтан төзәтмәләр кертте.
Бүгенге көндә районда 3008 эшләүче пенсионер исәпләнә. Аларның 2510ы - алар исеменә иминият кертеме түләнгәннәре - август аенда уртача 118 сум 11 тиенгә күбрәк акча алдылар. Пенсия күләменә төзәтмәләр кертү 2010 елдан гариза бирмичә генә башкарыла. Ягъни моның өчен Пенсия фондының район идарәсенә килеп торасы түгел, дип хәбәр итә идарә башлыгы вазифаларын башкаручы Фәридә Әгъләҗева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев