Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бакчагызны кырмыска бастымы?

Алар белән көрәшүнең берничә нәтиҗәле ысулы бар.

Бакчада кырмыска гөжләп торса, күңелле, әлбәттә. Тик кырмысканың бакчага зарарлы бөҗәкләр ташый торган гадәте булуы гына эшне боза.

Бакчадагы җимеш агачларын яхшылап тикшереп чыгыгыз, агач, куак кәүсәләрендә кырмыскалар йөгерешсә, тиздән аларда яшел, кара бетләр барлыкка киләчәк. Корткычларга каршы көрәшү өчен чыгарылган “яшел сабын” белән ботак очларына сырган бетләрне юып төшерергә була.

Яшелчәләргә, җимеш агачларына зыян салучы корткычлар ияләшмәсен дисәгез, кырмыскаларны бетерү юлын карагыз. Бор кислотасы кушып ясалган көрәшү чарасы бу бөҗәкләрдән котылырга ярдәм итәчәк. Моның өчен каты итеп пешергән йомырка сарысына даруханәдән сатып алган бор кислотасы порошогы кушып изәбез һәм кечкенә түгәрәкләр әвәлибез. Аннан шул түгәрәкләрне кырмыска оялары урнашкан урыннарга тезеп чыгабыз. Бер-ике көннән алар юкка чыгачак.


Кызыл таң

Реклама

Фото: avatars.mds.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X