Юл хәрәкәте иминлеге рубрикасы буенча яңалыклар
-
«Кышкы каникуллар»
Балаларның юлда һәм транспортта имгәнүләр алуын кисәтү һәм булдырмау максатыннан 2020 елның 24 декабреннән 2021 елның 10 январена кадәр киң масштаблы «Кышкы каникуллар» чарасы үткәрелә.
-
«Тоннель» исерекләрне ачыклый
Соңгы вакытта районда исерек килеш руль артына утыручыларның артуы күзәтелә.
-
Чираттагы «Тоннель»
23 ноябрь көнне иртәнге сәгать 6дан 9га кадәр район ЮХИДИ инспекторлары юл-патруль хезмәткәрләре белән берлектә Яр Чаллы – Сарман трассасының 1нче километрына – КБК борылышына «Тоннель» рейдына чыгалар.
-
Җәяүлене бәрдергән
13 ноябрьдә кичке сәгать 5 тулгач шул ук Борды юлында тагын бер юл-транспорт һәлакәте теркәлә.
-
Хатын-кыз эчеп руль артына утырган
14 ноябрь көнне ЮХИДИ хезмәтенә Олы Шилнә авылының Снежная урамында «Мерседес-Бенс» автомобилен бәрдереп китүләре турында хәбәр килә.
-
82 яшьлек пенсионер гаепле
13 ноябрьдә Яр Чаллы – Борды юлының 3нче километрында «Лада Гранта» машинасына утырган 82 яшьлек ир-ат Иске Җирекледән чыкканда төп юлдан килүче «КАМАЗ» машинасына юл бирми. Бәрелүдән соң җиңел машина юл кырыена төшеп китә.
-
Идарә итүне югаткан
12 ноябрь көнне кичке сәгать 7 тулгач Яр Чаллы – «Дизелист» бакчачылык ширкәте – Белоус юлында «ВАЗ-21102» автомобилендә хәрәкәт итүче 56 яшьлек ир-ат, һава шартларының начар булуына карамастан, тизлеген арттыра һәм, идарә итүне югалтып, юл кырыена төшеп китә һәм агачка бәрелә.
-
Эчкән килеш руль артына утыручылар кимеми
Эчкән килеш руль артына утыручылар кимеми
-
Электр баганасын аударган
9 ноябрь көнне иртәнге сәгать 6да Кама поселогында «Лада Гранта» автомобиле руле артына утырган 46 яшьлек ир-ат, идарә итүне югалтып, электр баганасына бәрелә һәм әйләнә. Багана ава, җимерелә.
-
Тагын эчү гаепле
26 октябрьдә алкоголь кулланып руль артына утыру аркасында тагын бер юл һәлакәте килеп чыкты. Ул Яр Чаллы – Биклән юлында теркәлде.
-
Пенсионер күпләгән имгәнүләр алган
30 октябрьдә кичке сәгать 7 тулганда Яр Чаллы – Водозабор – Ильбухтино юлында «ВАЗ-2104» автомобиле руле артына утырган 74 яшьлек ир-ат тизлекне тиешледән арттыра һәм, идарә итүне югалтып, юл кырыена чыгып әйләнә.
-
Рульдә – унике яшьлек кыз
2 ноябрь көнне Яр Чаллыда яшәүче 12 яшьлек кыз – 6нчы сыйныф укучысы Тукай районының бер авылында квадроциклга утырып чыгып китә.
-
Исереклек бәласе
2020 елның тугыз аенда район автомобиль юлларында исерек йөртүчеләр гаебе белән 19 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Аларда 21 кеше төрле имгәнүләр алган, 4 кешенең гомере өзелгән. Узган елның бу чорында шундый 10 һәлакәт теркәлгән булган. Аларда 19 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән, 1 кеше үлгән. Саннардан күренгәнчә, эчкән килеш руль артына утыручылар аркасында килеп чыккан аварияләр саны узган ел белән чагыштырганда ике мәртәбә арткан, үлүчеләр исә 75 процентка күбәйгән.
-
Авыл эчендә дә кагыйдә үтәү мәҗбүри
21 октябрьдә, чәршәмбе көнне, иртәнге сәгать 6дан 9га кадәр район ЮХИДИ хезмәткәрләре Иске Абдул авылына «Тоннель» рейдына чыгалар.
-
Игътибар үзәгендә – җәяүлеләр
Сентябрь аенда Татарстан Республикасында һәр өченче юл-транспорт һәлакәте җәяүлеләрне бәрдерү белән бәйле. Һәлакәтләрдә үлүчеләр саны да күпкә арткан.