Юл хәрәкәте иминлеге рубрикасы буенча яңалыклар
-
Агач та юк, машина да...
9 октябрь көнне кичке сәгать 4 тулгач Яр Чаллы – пионер лагерьлары юлында алкоголь кулланып руль артына утыру белән бәйле чираттагы юл-транспорт һәлакәте теркәлә.
-
«Тоннель» Күзкәйдә
28 сентябрьдә иртәнге сәгать 6дан 9га кадәр район ЮХИДИ инспекторлары Күзкәй авылына «Тоннель» рейдына чыгалар.
-
Юл ашыкканны яратмый
8 сентябрьдә көндезге сәгать 2 тулгач Мәскәү – Уфа юлының 1066нчы километрында «Шевроле Ланос» автомобиле юл кырыена чыгып әйләнә. Соңгы көннәрдә район территориясендә мондый һәлакәтләр бик еш кабатлана. Бу юлы машина руле артында утырган 54 яшьлек ир-ат алда барган транспортны узарга уйлый. Ләкин контрольне югалта, туктап кала алмый, тизлеге дә тиешледән югары була. Шуңа күрә юл кырыена төшеп китә.
-
Утыргычта йөртү һәркайда мәҗбүри
16 сентябрь көнне иртәнге сәгать 7дән 8гә кадәр район ЮХИДИ инспекторлары чираттагы «Тоннель» рейдына чыгалар.
-
Өч көндә өч һәлакәт
Тукай районында ялларда берничә авария теркәлде. 4 сентябрь көнне Яр Чаллы – Новотроицкое – «Весна-1» бакчачылык ширкәте юлында «ВАЗ 111130» автомобиле белән идарә итүче ир-ат төп юлдан баручы машинага юл бирми һәм аның белән бәрелешә. Һәлакәттә «ВАЗ 111130» автомобиленең 82 яшьлек йөртүчесе күкрәк читлеген сындыра. Ул мөстәкыйль рәвештә БСМПга мөрәҗәгать итә.
-
Машина йөртүче комада
1 сентябрь көнне кичке сәгать 8дә Игенче авылы янында тагын бер автомобиль юл кырыена төшеп әйләнде.
-
Тизлек арттыру сәбәпче
28 августта Яр Чаллы – Хуҗамәт – Наратлы Кичү юлында прицеп тагып «Лада Калина» автомобилендә баручы пенсионер ир-ат тизлеген тиешледән арттыра һәм юл кырыена төшеп әйләнә. 21 ел стажлы әлеге йөртүче умыртка сөяген сындыра. Аны БСМПга алып китәләр.
-
Игътибар – балалар!
Юлларда балалар иминлеген саклау максатыннан 24 августтан «Игътибар – балалар!» дип аталган профилактик чара игълан ителде.
-
Чираттагы рейд
21 август көнне иртәнге сәгать 6дан 9га кадәр район ЮХИДИ инспекторлары чираттагы «Тоннель» рейдына чыгачаклар.
-
Файдалы бәйге
Иске Дөреш авылында урнашкан «Балкыш» ял һәм сәламәтләндерү лагеренда балалар вакытларын бик файдалы үткәрәләр. Шушы көннәрдә биредә «Күңелле ГАИшник» дип аталган бәйге үтте. Үсмерләр өчен бик тә файдалы булган әлеге конкурста төрле яшьтәге балалар катнашты. Һәр отряд бер команда буларак көч сынашты. Уен уен белән, бүген бит әле балаларның бер-берсе белән якыннан аралашмаулары, сәламәтлек саклау таләпләрен үтәүләре мөһим.
-
Тагын эчү гаепле...
6 июль көнне район территориясендә ике юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аның берсендә кеше гомере өзелде.
-
Чираттагы «Тоннель»
22 июнь көнне иртәнге сәгать 6дан 9га кадәр район ЮХИДИ инспекторлары Яр Чаллы – Водозабор юлының 2нче километрына «Тоннель» рейдына чыгалар.
-
Бер көндә ике һәлакәт
Бәхетсезлек очраклары 31 май көнне теркәлә. Көндезге сәгать 1 тулганда Яр Чаллы – Нефтебаза юлында «ВАЗ-21140» автомобиле руле артына утырган 30 яшьлек ир-ат, каршы юнәлештәге полосаның чиста булуында инанмаган килеш, алдагы машинаны узарга чыга һәм «Киа Спортдедж» һәм «Ханда Фит» автомобильләре белән бәрелешә.
-
Пенсионер юл бирмәгән
19 майда, сишәмбе көнне, Иске Җирекле авылының Дуслык урамында юл-транспорт һәлакәте теркәлә.
-
Юл шаярганны яратмый
Май башында һава торышы бик уңай торды. Халык күпләп авылларга, бакчаларга ашыкты. Ләкин юлда йөргәндә гади генә кагыйдәләрне үтәмәү кызганыч нәтиҗәләргә китергән очраклар да булды.