Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Мотоциклда 13 яшьлек үсмер. Һәм исерек?!..

Җиңел машина КАМАЗны аударган, мотоцикл руле артында аек булмаган яшүсмер.

5 май көнне Яр Чаллы – Сарман трассасында Фольксваген Поло автомобиленә утырган 37 яшьлек хатын-кыз Мусабай-Завод авылыннан чыкканда төп юлдан килүче КАМАЗ машинасына юл бирми һәм аның белән бәрелешә. Нәтиҗәдә җиңел машинаны йөртүче күпләгән имгәнүләр ала. Аны ашыгыч ярдәм машинасы БСМПга алып китә. Ә КАМАЗ машинасы, идарәне югалтып, юл кырыена чыгып ава.
5 май көнне юл-патруль хезмәте инспекторлары Яр Чаллы – Водозабор – Боерган юлында номерлары да булмаган мотоциклны туктаталар. Руль артында Яр Чаллыда яшәүче 13 яшьлек үсмер була. Тест аның организмында 0.321 мг/л алкоголь булуын ачыклый.  
Балага юл йөрү хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен карточка төзелә. Аның әнисе РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.7 статьясы 3 өлеше буенча, ягъни йөртүгә хокукы булмаган килеш улына мотоцикл биргән өчен административ җаваплылыкка тартыла. Ул 30 мең сум күләмендә штраф түләячәк. 
Ярый, инспекторлар мотоциклны вакытында күреп туктатканнар. Егетне һәм юл хәрәкәтендә катнашучы башка кешеләрне фаҗигадән саклап калганнар.
 

/ ФОТО РАЙОН ЮХИДИ БҮЛЕГЕННӘН АЛЫНДЫ. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев