Яңалыклар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Калмаш авылында республика программасы буенча яңа юл салына
Тукай районында юл-транспорт инфраструктурасын яңарту эшләре дәвам итә. Масштаблы республика программасы кысаларында Калмаш авылының Совет урамында яңа юл төзелеше башланды.
-
Бүген Тукай районында 23 градуска кадәр җылыта
«Ниндидер кош борчылып чыркылдый да чыркылдый - җәйне югалткан...». Күбебез Шәүкәт Галиев язган шул кош халәтендә - җәй җылысын эзли. Июльнең беренче көнендә нинди һава торышы булыр икән, синоптиклар фаразын карап китик.
-
«Мин булдыра алам!»: Тукай районы егетенең батырлык юлы
Яр Чаллыда узган Сабан туенда яшьләр арасында абсолют батыр исемен Тукай районы Шилнәбәш авылыннан 17 яшьлек Илдус Марданов яулады. Көн саен тырышып тренировка ясаган һәм спорт юлын 5 яшендә гимнастикадан башлаган яшь көрәшче бүген 85 кг авырлык категориясендә бил алыша һәм зур җиңүләр яулый.
-
МЧС Татарстанда һава торышы начараюы турында белдерде
Республикада 15–20 м/с тизлектәге җил, яңгыр, томан һәм урыны белән яшенле яңгыр көтелә.
-
Казан прокурорының элеккеге урынбасары Гомәр Нәфиев ришвәт алуда гаепле дип табылды
Казанда Вахитов районы суды бүген ришвәтчелек эше буенча Казан прокурорының элеккеге урынбасары Гомәр Нәфиевка һәм Мәскәүдән килгән өч арадашчыга карата хөкем карарын игълан итте.
-
Татарстанда 4 меңнән артык ата-ана балалары өчен пенсиягә өстәмә ала
Татарстан Республикасында 4 700дән артык пенсионер балигъ булмаган балаларын яки көндезге бүлектә белем алучы студентларын тәрбияләгән өчен иминият пенсиясенә өстәмә түләү ала.
-
Социаль яклау бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде
Тукай районының социаль яклау бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде. Бу вазифага Гүзәл Латыйпова керешәчәк.
-
Татарстанда көчле җил һәм 20 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Июньнең 30нчы көне аязучан болытлы булачак, дип фаразлый синоптиклар.
-
Тукай районында профилактика чаралары узды
Тукай районы үзәк хастаханәсе медицина хезмәткәрләре балалар травматизмын кисәтү һәм халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча актив эш алып бара.
-
Тукай районы яшьләр сәясәте буенча республика бәйгесендә җиңде
Казанда Яшьләр көнен бәйрәм итү кысаларында муниципаль бюджет һәм автоном учреждениеләр арасында грантлар тапшыру тантанасы узды, анда Тукай районы яшьләр инициативаларын тормышка ашыру өчен 986 435 сумлык грантка лаек булды.
-
Бүген Татарстанда +22˚кадәр җылы булуы көтелә
29 июньдә республикада язучан болытлы һава торышы була, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
-
Бүген Татарстанда көчле җил һәм яңгыр явуы көтелә
Җылы җәйне көткән арада аның бер ае үтеп тә бара икән. Бүген дә синоптиклар җилле, яңгырлы һава торышы вәгъдә итә.
-
Бүген нибары 19 градуска кадәр генә җылытачак
Синоптиклар фаразынча, 27 июньдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә.
-
Татарстанда һава торышының начараюы турында кисәтү игълан ителде
27 июньдә Татарстан Республикасы территориясендә төнлә һәм көндез көчле яңгырлар, яшен, шулай ук тизлеге 15–17 м/с җитә торган көчле җил көтелә, дип хәбәр итә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе.
-
Бүген Татарстанда 25 градуска кадәр җылыта
26 июньдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, дип хәбәр итәоннарда ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.