Мәләкәс авылы мәктәбендә «Керәшеннәр һәм татарлар арасында дуслык күпере» проектын тормышка ашыру кысаларында «Ике көй — бер җан» дип аталган музыкаль кичә узды.
Татарстан Республикасы Рәисе Гранты конкурсында җиңү яулаган әлеге чара ике халыкның милли традицияләрен һәм мәдәни байлыгын бер мәйданчыкка җыйды.
Бәйрәм барышында яшь буын вәкилләре керәшен һәм татар халкының үзенчәлекле мәдәният традицияләренә басым ясадылар, биредә шулай ук күңелләрне кузгата торган милли җырлар яңгырады. Бәйрәмнең иң җылы һәм дустанә өлеше исә милли ризыклар белән бизәлгән чәй өстәле булды. Оештыручылар ассызыклаганча, төрле көйләр яңгыраса да, аларны берләштерүче җан бер — ул да булса бергәләп шатлана һәм бердәм яши белгән халык җаны.
Фото: «Беренчеләр хәрәкәте» (ВК)
Нет комментариев