30 март 2016 яңалыклары
-
Райондашларыбыз ГТО нормаларын тапшырдылар
24-26 март көннәрендә Чаллы шәһәрендә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын гамәлгә кертүгә багышланган республика фестивале булып узды. Әлеге фестивальдә республика шәһәрләреннән һәм районнарыннан 600дән артык укучы катнашты.
-
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе карары
27 март, 2016 ел № 6/1-6/23 Гражданнардан үзара салым җыюны кертү буенча җирле референдум нәтиҗәләре турында «Россия Федерациясе гражданнарының референдумда катнашуга хокуклары һәм сайлау хокукларының төп гарантияләре турында»гы Федераль Законның 70 маддәсе, Татарстан Республикасының «Җирле референдум турында»гы Законының 56 маддәсе, 2625-2667нче сайлау участокларының участок сайлау комиссияләре беркетмәләренең беренче нөсхәләре нигезендә,...
-
Колыштан Гөлсәрия Сәхәбиева такмаклар бәйгесенеңдә катнаша (видео)
Чираттагы хат , дөресрәге видеоязма безгә Тукай районының Колыш авылыннан килде. Андагы шаян җырларны Гөлсәрия Сәхәбиева башкара. Такмакларны тыңлагач, башкаручы өчен тавыш бирергш киркәклеген дә искәртеп үтәбез. Моның өчен сайтның баш битендә "Тавыш бирү" сәхифәсендә кирәкле фамилия каршындагы түгәрәккә басарга кирәк. "Нәтиҗәләр" дигән язуга басып исә, бәйгедә катнашучы һәркемнең күпме...
-
Район Советының бишенче утырышы үтте
28 мартта Тукай муниципаль район Советының бишенче утырышы үтте. Анда ТРның Министрлар Кабинетыннан район кураторы ярдәмчесе Рамил Фәттахов, ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Комаров ярдәмчесе Наил Лотфуллин, хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләре, районның яшьләр парламенты һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Утырышка...
-
Бикләнле Илназ Рамазанов Казаннан җиңү белән кайтты
24-28 март көннәрендә Казан шәһәрендә көрәш буенча Россия беренчелеге булып үтте. Анда 15-16 һәм 17-18 яшьлек яшүсмерләр катнашты. Биклән авылы егете Илназ Рамазанов (тренеры Марат Мөхәммәдиев) үз үлчәү категориясендә I урынга лаек булды.
-
Колыш авылыннан Фатыйма Абдуллина такмак бәйгесендә катнаша
Колыш авылыннан Фатыйма апа Абдуллина безгә бер кочак такмаклар язып җибәргән. Алар белән сезне дә таныштырабыз: Мондый күңелле җырларны яшьләрнең, бәлки, әле ишеткәне дә юктыр. Бар иде, ди әүвәл заманда бер кеше, Аның авызында булган ди, малай, бары бер теше. Әүвәл заманда булган ди бер Гәптерахман, Ул, малай, барысын да...
-
Халык үзара салым җыюга үз фикерен белдерде
27 март көнне район халкы үзара салым җыю буенча җирле референдумда үз тавышын бирде. Чара 23 авыл җирлегенең 22сендә узды, Кече Шилнә авыл җирлегендә исә үзара салым җыю буенча референдум үтмәде дип билгеләнде. Район территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматларыннан күренгәнчә, бу җирлеккә караган өч авылда - Кече Шилнәдә, Олы Шилнәдә һәм...
-
Район җитәкчелеге яшьләр белән очрашу үткәрә
2 апрель көнне район хакимияте бинасында «Авыл яшьләре көне» дигән тема астында семинар үткәрелә. Чарада район башлыгы Васил Хаҗиев, аның урынбасары Люция Әхмәтова, шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре, яшьләр парламенты әгъзалары, крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмчел хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл яшьләре катнашачак. Әлеге семинар авыл җирлекләрендә яшьләр сәясәтен...
-
Тукай районында «Балкыш-2016» балалар сәнгате фестиваленең гала-концерты узды
«Тормыш фәлсәфәсен эзләп бер дә баш ватасы юк. Менә ул - безнең яшәү мәгънәбез, безнең балаларыбыз. Шушы сабыйларыбыз булганга без бай һәм бәхетле. Аларның һәрберсе чиксез талантка ия, без өлкәннәрдән бары аны үстерү сорала», - дип белдерде район башлыгы Васил Хаҗиев «Балкыш-2016» балалар сәнгате фестиваленең гала-концертын караганнан соң. Чыннан да,...
-
Санитар-чистарту икеайлыгы башлана
ТР Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә, 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-экологик икеайлык игълан ителде. Быел әлеге чара кысаларында терлекчелек комплекслары, фермалар территорияләрен чистартуга аеруча зур игътибар биреләчәк. Кардан ачыла башлауга ук территорияләрне азык калдыкларыннан, тирестән, пычрактан, төрле чүпләрдән арындыра башларга, биологик калдыкларны ташлый торган үләксә базларының һәм биотермик чокырларның торышын...