26 март 2026 яңалыклары
-
Руслан Галиев СВОда катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын кабул итте
Тукай районы прокуроры Руслан Галиев һәм «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан Республикасы буенча филиалы вәкиле Айгөл Шабакаева гражданнарны шәхси кабул итте. Чара махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм аларның гаилә әгъзаларының хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләренә багышланды. Хокукый ярдәм сорап барлыгы 14 кеше мөрәҗәгать итте, алар арасында Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районында яшәүчеләр бар.
-
Тукай районында «Нәни йолдызлар» конкурсы узды: «Сабыйлар сәхнәдә үзләрен иркен тотты»
Бүген, 26 мартта, Яңа поселогының мәдәният йортында «Нәни йолдызлар» район балалар иҗат конкурсының гала-концерты оештырылды.
-
Тукай районының ике предприятиесе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар антирейтингына эләкте
Татарстан юл хәрәкәте иминлеге буенча дәүләт комиссиясе кагыйдәләрне иң еш бозучы ширкәтләр турында февраль айлары нәтиҗәләре буенча мәгълүматны игълан итте.
-
Тукай районында авыл хуҗалыгы техникасы, агрегатлар язгы кыр эшләренә әзерлек сызыгына куелган
Бүген районга Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов эшлекле визит белән килде.
-
Боз калынлыгы 7 сантиметрдан ким булганда бозга чыккан өчен гражданнарга ике мең сумга кадәр штраф яный
Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләр иминлеге бүлеге башлыгы Регина Гаязова хәбәр итте.
-
Апрель башында Татарстан елгаларында боз ныклап эри башлаячак
Бу хакта бүген «Татар-информ» матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы буенча РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының су объектларында кешеләр куркынычсызлыгы бүлеге башлыгы Регина Гаязова сөйләде.
-
Татарстанда фатир алу өчен күпме вакыт акча җыярга кирәк?
GloraX һәм Т-Банк экспертлары Татарстанның күчемсез милек базарына күзәтү ясады. Нәтиҗәләр кызыклы: республикада яңа йорттан фатир алу өчен беренчел кертем туплауга уртача 2 ел да 7 ай вакыт кирәк. Бу Россия буенча уртача күрсәткечтән (2,6 ел) әз генә күбрәк.
-
2026 елның 1 апреленнән акча күчерү кагыйдәләре үзгәрәчәк
2026 елның 1 апреленнән Россиядә акча күчерү кагыйдәләренең яңа тәртипләре гамәлгә керәчәк. Бу хакта Г. В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты доценты Мери Валишвилига нигезләнеп РИА Новости хәбәр итә.
-
Дәүләт Думасы ЖКХ өчен вакытында түләүчеләргә 10% кадәр кешбэк тәкъдим итте
Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов (ЛДПР) төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллинга ел дәвамында ЖКХ хезмәтләре өчен түләүләрне тулысынча һәм вакытында башкаручы гражданнарга 10%ка кадәр кешбэк кертү тәкъдимен юллады. Сәясәтченең әлеге хаты ТАСС карамагына эләккән.
-
Язгы каникулларда 90 бала «Балкыш» лагерена барачак
29 марттан 4 апрельгә кадәр «Балкыш» балалар сәламәтләндерү лагеренда Тукай районыннан 90 бала өчен язгы сменага киләчәк. Алар арасында социаль яктан куркыныч хәлдә булган 10 бала һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләреннән 5 бала бар.
-
Кимерүчеләр тараткан инфекциядән ничек сакланырга
Яз көне кешеләрнең бөер синдромлы геморрагик бизгәк (ГЛПС) белән зарарлану куркынычы арта. Бу инфекцияне таратучыларның төп чыганагы - кимерүчеләрнең активлыгы көчәю белән бәйле, дип кисәтә Роспотребнадзор.