25 май 2026 яңалыклары
-
Калмашта Сабантуй батырларына бүләк җыйдылар
Милли бәйрәм алдыннан Калмаш авылында күңелле традицияне яңарттылар — авыл активистлары, урамнарны җыр-бию белән тутырып, булачак Сабантуй батырлары өчен сөлгеләр һәм кыйммәтле бүләкләр җыйды.
-
Түбән Камада өч укучы кытай теленнән БДИ тапшырырга җыена
Түбән Кама шәһәрендә өч чыгарылыш укучысы кытай теленнән бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга җыена. Иң гаҗәбе шул - бу фәннәр мәктәптә бөтенләй укытылмый.
-
26 майда Гарәфә көне һәм Тәкбир әт-Тәшрик көннәре башлана
Иртәгә мөселман календаре буенча мөһим ике көн башлана — Гарәфә көне һәм Тәкбир әт-Тәшрик көннәре. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итә.
-
Круглое Поле поселогы мәктәбендә иң яхшы кулинар гаиләләрне ачыкладылар
Круглое Поле поселогы мәктәбендә «Гаилә — Беренчеләр йөрәге» проекты кысаларында «Гаилә традицияләре тәмнәре» дип аталган зур аш-су конкурсы узды.
-
Аракаевода Тукай районы Гимны яңгырады
Тукай районы мәдәният хезмәткәрләре делегациясе Свердловск өлкәсендә узган масштаблы мәдәни форумда туган ягыбызны лаеклы тәкъдим итте һәм, районның 50 еллык юбилее елында аның Гимнын башкарып, тамашачылар күңелен яулады.
-
Ильбухтинода эсседә беренче ярдәм күрсәтергә өйрәттеләр
Ильбухтино авылы фельдшеры Людмила Маркелова җирле халык өчен эссе көннәрдә килеп чыккан гадәттән тыш хәлләрдә беренче ярдәм күрсәтү буенча укыту чарасы уздырды.
-
МХО ветераннарын эшкә алмаучыларга 100 меңгә кадәр штраф яный
Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыру буенча билгеләнгән квотаны үтәмәгән эш бирүчеләргә административ штрафлар кертү мөмкинлеге карала. Хәзерге вакытта тиешле закон проекты коррупциягә каршы экспертиза этабын уза.
-
15–16 яшьтә эшкә урнашу тәртибе
Россиядә балигъ булмаган хезмәткәрләр белән эшләү һәм аларны эштән азат итү тәртибе закон белән катгый көйләнә. Хезмәт килешүен өзү өчен махсус дәүләт органнары ризалыгы кирәк, ә эшкә урнашу һәм эшләү өчен яшүсмерләр өчен аерым кагыйдәләр билгеләнгән.
-
2026 елның соңгы озын яллары июньдә булачак
12–14 июнь көннәрендә Россия көненә багышланган өч көнлек яллар көтелә.
-
Калмаш авыл җирлегенә яңа башлык билгеләнде
Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев атналык киңәшмәдә Калмаш авыл җирлегенең яңа җитәкчесе итеп «Татарстан Геройлары» кадрлар программасы катнашучысы Денис Балмышевны тәкъдим итте.
-
2026 елда больничный өчен максималь түләү 6,8 мең сумга кадәр артачак
2026 елда Россиядә больничный буенча бер көн өчен максималь пособие 6,8 мең сумга җитәчәк. Бу сумма хезмәт хакы югары һәм җитәрлек эш стажы булган очракта исәпләнә ала, дип хәбәр итә РФ Социаль фонды матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости.
-
Теләнче-Тамак мәктәбе укучысы Халыкара рус теле олимпиадасында җиңү яулады
Казанда туган (рус булмаган) телдә белем бирүче мәктәп укучылары өчен Халыкара рус теле олимпиадасы тәмамланды: Тукай районы Теләнче-Тамак мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Лилия Абзалова бәйгедә призлы урынга лаек булды.
-
25 майда яшен, боз һәм +29 градуска кадәр җылы көтелә
Май аенда сагынып көткән, Язлар җәйгә бәйләнә. (Равил Насыйбуллин) Чынлар та, җәй җитәргә санаулы көннәр генә калып бара. Ә көннәр күптән инде җылы җәйне хәтерләтә...