20 июль 2016 яңалыклары
-
Кнәзлеләр «Питрау-2016» бәйрәмендә катнашты
Мамадыш районының Җөри авылында керәшеннәрнең «Питрау-2016» бәйрәме үтте. Быел 17нче тапкыр уздырылган әлеге матур бәйрәм, елдагыча, гаҗәеп урман буендагы Тырлау аланында оештырылды. «Питрау-2016» республика бәйрәмендә безнең районнан Кнәз авыл җирлегенең «Айбагыр» фольклор коллективы катнашты. Кнәзлеләр «Питрау» кунакларына үзләренең матур җырларын бүләк итте. Тамара Багаева белән Валентина Сәгыйдуллина вокаль дуэты тамашачыларга...
-
Тагын бала батты. Фаҗигадән саклану өчен нишләргә?
Үткән ял көннәре Мәләкәс җирлегенең Калинино авылы халкы өчен фаҗигале булды - биредәге буада тугыз яшьлек малай батып үлде. Данил Яр Чаллыда яшәгән, авылга әбисенә кайтып йөргән. Буага ул, су коенырга дип, үзеннән кечерәк туганнары белән килә. Ләкин йөзеп чыга алмый. Малайның гәүдәсен буадан суны агызганнан соң гына табалар. Ашыгыч...
-
Уракка төшәр алдыннан, элеккеге гадәт буенча, Иске Абдулда «Көлтә бәйрәме» узды
Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы оешмасы ел саен «Көлтә бәйрәме» үткәрә. Быел да, шушы күркәм гадәт буенча, Иске Абдул авылы яланында бәйрәмебез шаулап узды. Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин авыл халкына киләчәктә зур уңышлар, бәрәкәтле тормыш теләде. Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резидә Сафина, механизаторларны котлап, изге теләкләрен җиткерде. Урып-җыю...
-
Республика символлары акчага төшсен дисәң, тавыш бир
Алдан хәбәр иткәнчә, Россия Банкы 2017 елдан 200 һәм 2000 сумлык банкнотларны әйләнешкә кертергә планлаштыра. Россия банкнотларында шәһәр/төбәк күренешләре һәм әһәмиятле объектлар сурәтләнә. Ике банкнотта ике шәһәр, Россия тарихын һәм мәдәниятен, техник казанышларын, табигый байлыкларын чагылдыручы дүрт символ урын алачак. Акчаларга төшерү өчен символ итеп аларның кайсын сайларга? Шуны истә...
-
Аулаш авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылуына биредә яшәүчеләр бик шат
Һәр кешенең йөрәгенә якын,җанына җиңеллек бирә торган, яраткан урыны була. Минем өчен ул - туган авылым, Аулаш авылы. Әкияти манзара эчендә авылым көннән-көн матурлана, яшәрә. Авылыбызда дус-тату, бердәм халык яши. Аларны сөендереп, бүгенге көндә яңа, барлык уңайлыклары булган, якты, иркен, заманча җиһазландырылган фельдшер-акушерлык пункты үз ишекләрен ачты. Ачылу тантанасында Тукай...
-
«Әллүки»дә түбә ябыла, ләкин бакчада хәл итәсе мәсьәләләр күп әле
Соңгы өч елда районда иганәчеләр ярдәме белән дүрт балалар бакчасының түбәләре яңартылды. Татарстан поселогының «Лебедушка», Теләнче Тамакның «Акчәчәк», Мәләкәснең «Тамчыкай» һәм Түбән Суыксуның «Ак каен» бакчаларында профнастилдан яңа түбә ясалды. Быел исә подрядчылар Биклән авылының «Әллүки» балалар бакчасында шушы эшне башладылар. Төзелешнең барышы белән күптән түгел район башлыгы Васил Хаҗиев...
-
Түбән Суыксудагы яңа ветеринария пункты 21 авылга хезмәт күрсәтәчәк
«Бүген авыл өчен бик кирәкле объект куллануга тапшырылды. Аның үзебезнең җирлектә урнашуы аерата куанычлы. Җиһазланган ветеринария пункты булу, мал табибының эшләве авыл өчен бик мөһим», - дип үз фикерен белдерде Түбән Суыксуда яшәүче Сиринә Гайсина биредә участок ветеринария пункты ачылу уңаеннан. Кыска вакыт эчендә шушындый бина өлгертүчеләргә рәхмәтен җиткерде.
-
Калининода Кече авыл бәйрәме бу шимбәдә үтәчәк
Мәләкәс җирлегенең Калинино авылында узган атнада Кече авыл бәйрәме үткәрү планлаштырылган иде. Ләкин бәйрәм алдыннан гына авылда фаҗигале хәл килеп чыкты - буада 9 яшьлек малай батып үлде. Бәйрәм, шулай итеп, бу атнаның шимбәсенә - 23 июль 12.00 сәгатькә күчерелде.
-
Районның үсеш стратегиясе буенча фикер алышырга чакыралар
14 июльдән районның рәсми сайтында (http://tukay.tatarstan.ru) Тукай муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр планлы чорына социаль-икътисади үсеш стратегиясе Проекты буенча иҗтимагый фикер алышу башланды. Район Башкарма комитеты тукайлыларны фикер алышуда катнашырга чакыра. Тәкъдимнәрне һәм искәрмәләрне 25 июльгә кадәр икътисад бүлегенә җибәрергә кирәк.
-
«ЛИЗИНГ-ГРАНТ» программасында катнашырга гаризалар кабул ителә
ТР Икътисад министрлыгы урта һәм кече эшмәкәрлек субъектларына «ЛИЗИНГ-ГРАНТ» программасы буенча дәүләт субсидияләре бирүгә конкурс игълан итте. Заявкалар 2016 елның 18 июленнән 17 августына кадәр дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә 9.00дән 18.00 сәгатькә, җомга 9.00дән 16.45 сәгатькә кадәр «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге»ндә кабул...
-
Уракка төштеләр. Игенчеләр мул уңыш көтә
Районда беренче булып «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгы урып-җыюга кереште. Аның комбайны якшәмбе көнне көзге бодай басуына керде. Хуҗалык җитәкчесе Минталип Миңнехановның хәбәр итүенчә, кичәге көнгә игеннәр 18 гектар мәйданда урып суктырылган, уртача уңыш һәр гектардан 50 центнер чыга, тулай җыем 870 тонна. «Миңнеханов»тан соң сишәмбе көнне басуга «Чаллы яшелчәсе» техникасы чыкты....