Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тагын бала батты. Фаҗигадән саклану өчен нишләргә?

Үткән ял көннәре Мәләкәс җирлегенең Калинино авылы халкы өчен фаҗигале булды - биредәге буада тугыз яшьлек малай батып үлде. Данил Яр Чаллыда яшәгән, авылга әбисенә кайтып йөргән. Буага ул, су коенырга дип, үзеннән кечерәк туганнары белән килә. Ләкин йөзеп чыга алмый. Малайның гәүдәсен буадан суны агызганнан соң гына табалар. Ашыгыч...

Үткән ял көннәре Мәләкәс җирлегенең Калинино авылы халкы өчен фаҗигале булды - биредәге буада тугыз яшьлек малай батып үлде. Данил Яр Чаллыда яшәгән, авылга әбисенә кайтып йөргән. Буага ул, су коенырга дип, үзеннән кечерәк туганнары белән килә. Ләкин йөзеп чыга алмый. Малайның гәүдәсен буадан суны агызганнан соң гына табалар. Ашыгыч ярдәм бригадасы хезмәткәрләре ясалма сулыш ясап карасалар да, баланы коткарып кала алмыйлар.

РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе криминалистика бүлеге тикшерүче-криминалисты Сергей Камалиевның сүзләренчә, бу урын су керү өчен билгеләнгән булмаган. Фаҗига буласы көнне авылда яшәүчеләрнең берсе малайларны су яныннан ике мәртәбә куып җибәргән. Әлеге очрак буенча саксызлык аркасында үлемгә китерү турындагы маддә буенча җинаять эше кузгатылган, бүген тикшерү бара.

Бәлагә битараф калмаган авыл халкы кайгы килгән гаиләгә рухи һәм матди ярдәмнәрен күрсәттеләр. Биредә яшәүче Артур Мартемьяновның әйтүенчә, авыл халкы һәм яшьләр баланы күмү чыгымнары өчен 21 мең сум акча җыйганнар.

Район территориясендә июль аенда гына да ике баланың суда гомере өзелде. Газета укучыларга без рәсми сайтта «Балалар суда батмасын өчен нишләргә кирәк?» дип сорау биргән идек. Сораштыруда катнашучыларның 41 проценты су буенда су керерлек шартлар, коткаручылар булдырырга кирәк, дип җавап бирде. 32 проценты балаларны йөзәргә өйрәтергә кирәк, диде. 18 проценты рөхсәт ителмәгән урында су коенган балаларның әти-әниләренә штраф салырга кирәклеген белдерде. Укучыларның 9 проценты барысын да алдан күреп булмый, җәен батучылар барыбер булачак дигән фикер калдырды.

Гадәттән тыш хәлләр хезмәте исә су керү өчен махсус көйләнмәгән, су төбенең нинди хәлдә икәнен белмәгән, ярдәм сорау мөмкинлеге булмаган урыннарда коенмаска, балаларны су янында караусыз калдырмаска, спиртлы эчемлекләр кулланмаска куша. Игътибарлы һәм сак булыгыз, хәтта йөзә белсәгез дә ярдан еракка кермәгез, бу бик куркыныч дип кисәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев