Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аулаш авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылуына биредә яшәүчеләр бик шат

Һәр кешенең йөрәгенә якын,җанына җиңеллек бирә торган, яраткан урыны була. Минем өчен ул - туган авылым, Аулаш авылы. Әкияти манзара эчендә авылым көннән-көн матурлана, яшәрә. Авылыбызда дус-тату, бердәм халык яши. Аларны сөендереп, бүгенге көндә яңа, барлык уңайлыклары булган, якты, иркен, заманча җиһазландырылган фельдшер-акушерлык пункты үз ишекләрен ачты. Ачылу тантанасында Тукай...

Һәр кешенең йөрәгенә якын,җанына җиңеллек бирә торган, яраткан урыны була. Минем өчен ул - туган авылым, Аулаш авылы. Әкияти манзара эчендә авылым көннән-көн матурлана, яшәрә. Авылыбызда дус-тату, бердәм халык яши. Аларны сөендереп, бүгенге көндә яңа, барлык уңайлыклары булган, якты, иркен, заманча җиһазландырылган фельдшер-акушерлык пункты үз ишекләрен ачты. Ачылу тантанасында Тукай миниципаль районы башлыгы Васил Хаҗиев, районыбызның үзәк шифаханә баш табибы Галим Сабирҗанов, сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Олег Сабаев улы тәбрикләү сүзләрен әйттеләр. Хөрмәтле кунакларны ипи тоз һәм чәкчәк белән каршы алдык. Район җитәкчеләренә,бу бинаны төзүдә үз көчләрен куйган Азнакай "Нефтемаш" заводы җитәкчесе Нәкыйп Закиров җитәкчелегендәге төзүчеләр бригадасына "Тукай водоканалы" оешмасы Григорий Петров кул астында эшләүчеләргә , Иштирәк авылы җирлеге башлыгы Гөлнара Гарифуллина рәхмәт йөзеннән шигырьләр, җырлар яңгырады, керәшен әбиләре дә үз җырларын башкардылар. Бу мәһабәт бинаның ишекләрен ачу өчен кызыл тасманы кисү хокукы Иштирәк авылы җирлеге башлыгы Гөлнара Гарифуллинага, районыбызның үзәк шифаханә баш табибы Галим Сабирҗановка һәм Аулаш авылының иң өлкән кешесе (96 яшь) Марфа Дмитриевна Фокинага бирелде. Бүген безнең шатлыгыбыз чиксез. Нинди генә сүзләр әйтсәк тә аз булыр кебек. Авыл халкы исеменнән үземнең исемнән авылыбызның игътибарлы, мәрхәмәтле, үз эшен яратып, намус белән башкаручы фельдшерыбыз Зайцева Ирина Марс кызына, бәйрәм тантанасын алып баручы кызларыбыз - Иштирәк авылы җирлеге мәдәният йорты хезмәткәрләре Гөлсинә Гарифуллинага, Гүзәл Хадиевага да, чәй өстәле әзерләүчеләргә һәм башкаларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Яңа йорт котлы булсын! Илләр имин булып, бәхетле көннәр, озын гомер телибез һәммәгезгә дип яза Аулаш авылыннан Татьяна Сальлева..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев