Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уракка төштеләр. Игенчеләр мул уңыш көтә

Районда беренче булып «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгы урып-җыюга кереште. Аның комбайны якшәмбе көнне көзге бодай басуына керде. Хуҗалык җитәкчесе Минталип Миңнехановның хәбәр итүенчә, кичәге көнгә игеннәр 18 гектар мәйданда урып суктырылган, уртача уңыш һәр гектардан 50 центнер чыга, тулай җыем 870 тонна. «Миңнеханов»тан соң сишәмбе көнне басуга «Чаллы яшелчәсе» техникасы чыкты....

Районда беренче булып «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгы урып-җыюга кереште. Аның комбайны якшәмбе көнне көзге бодай басуына керде. Хуҗалык җитәкчесе Минталип Миңнехановның хәбәр итүенчә, кичәге көнгә игеннәр 18 гектар мәйданда урып суктырылган, уртача уңыш һәр гектардан 50 центнер чыга, тулай җыем 870 тонна. «Миңнеханов»тан соң сишәмбе көнне басуга «Чаллы яшелчәсе» техникасы чыкты. Район буенча барлыгы 42300 гектар мәйданда бөртекле культуралар урып-җыясы бар, шуның 10 мең гектары көзге бодай, 2300 гектар арыш һәм 1735 гектары - борчак. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов сүзләренә караганда, бу елны мул уңыш җыюга өмет бар. Шулай ук урак өсте белән беррәтән район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Район буенча бер баш терлеккә уртача 14,2 центнер азык әзерләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев