Түбән Суыксудагы яңа ветеринария пункты 21 авылга хезмәт күрсәтәчәк
«Бүген авыл өчен бик кирәкле объект куллануга тапшырылды. Аның үзебезнең җирлектә урнашуы аерата куанычлы. Җиһазланган ветеринария пункты булу, мал табибының эшләве авыл өчен бик мөһим», - дип үз фикерен белдерде Түбән Суыксуда яшәүче Сиринә Гайсина биредә участок ветеринария пункты ачылу уңаеннан. Кыска вакыт эчендә шушындый бина өлгертүчеләргә рәхмәтен җиткерде.
Ветеринария пункты республика программасы кысаларында төзелде. Районда соңгы өч ел эчендә мондый биш пункт сафка басты. Эш Иске Абдулда һәм Татарстан поселогында иске биналарны ремонтлаудан башланган иде. Бу җирлекләрдәге объектлар район ветеринария берләшмәсе көче белән төзекләндерелде. Шушы эшне башлап, район республикада ветеринария пунктлары төзү буенча программа барлыкка китерүдә төп сәбәпче дә булды. Аннары, программада катнашып, Теләнче Тамак һәм Күзкәй авылларында яңа ветеринария пунктлары төзелде. «Бүгенге көндә районда биш участок пункты эшли. Шуның белән барлык авылларны ветеринария хезмәте белән тәэмин итә алабыз», - ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Әнсәр Әбделманов.
Түбән Суыксу авылындагы пункт Түбән Суыксу, Борды, Биклән, Бәтке, Круглое Поле, Мәләкәс һәм Иштирәк җирлекләренә кергән 21 авылга хезмәт күрсәтәчәк. Монда хайваннарны дәвалау, ясалма орлыкландыру хезмәтләре эшләячәк, хәтта ваграк хайваннарга операцияләр ясау һәм башка шундый эшләр башкару мөмкинлеге булачак. Ветеринария пунктында бүгенгә өч табиб эшли. Алар барысы да район ветеринария берләшмәсеннән күчкән белгечләр. Хезмәт күрсәтү өчен пунктта заманча югарылыкта барлык шартлар тудырылган, кирәкле җиһазлар урнаштырылган, табиблар өчен ноутбукка кадәр көйләп куелган.
Әле берничә ел элек кенә мал табиблары мондый шартларда эшләүне күз алдына да китерми иде. Әнсәр Әбделманов та, үзе бу районда эш башлаган чорларын, аннан соңгы елларны искә төшереп, бераз тарихны барлап үтте. Ләкин эшләргә бинасы, препаратларны сакларга суыткычы булмаса да, ветеринарлар, җаен табып, терлекләрнең сәламәтлеге сагында тордылар. Шуңа күрә алар авылда иң хөрмәтле һәм кирәкле белгечләрнең берсе булдылар. Ә мал асраган кешегә авылда ветеринария хезмәтенең яхшы оештырылуы бик мөһим. «Бүгенге чара әлеге участокка кергән авылларда мал башын арттыруга да этәргеч булсын, яңа бина халыкка лаеклы хезмәт итсен», - дип үз теләген җиткерде Әнсәр Әхәтович.
Тукайлыларны сөенечле вакыйга белән тәбрикләргә ТР Министрлар Кабинетының ветеринария баш идарәсе җитәкчесе Айрат Гәрәев та килгән иде. Ул, тантана башланыр алдыннан ук бинаның эчендәге шартлар белән танышып чыкты һәм үзенең уңай бәясен бирде. Түбән Суыксудагы бүгенге объект республика программасы кысаларында барлыкка килгән ветеринария пунктларының Татарстанда 98нчесе, ә Тукай районында, алдан төзелгән ике объектны да исәпләгәндә, 100нчесе булуын билгеләп үтте. Үз чыгышында ул Тукай районы мал табибларының хезмәтен югары бәяләде, рәхмәтен җиткерде. «Сез республикада һәрвакыт «локомотив» булдыгыз һәм шулай дәвам итәсез», - диде ул. Яңа бинаны котлап, аның мөдире Мөнип Хисаметдиновка өр-яңа «Нива» машинасы ачкычы тапшырды.
Ветеринария пункты ачылу тантанасына Түбән Суыксудан һәм күрше-тирә авыллардан шактый халык җыелган иде. Балаларның чыгышлары, чарада катнашучыларны чәкчәкләр белән сыйлау бәйрәмгә үзенә бер ямь кертте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев