Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уракка төшәр алдыннан, элеккеге гадәт буенча, Иске Абдулда «Көлтә бәйрәме» узды

Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы оешмасы ел саен «Көлтә бәйрәме» үткәрә. Быел да, шушы күркәм гадәт буенча, Иске Абдул авылы яланында бәйрәмебез шаулап узды. Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин авыл халкына киләчәктә зур уңышлар, бәрәкәтле тормыш теләде. Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резидә Сафина, механизаторларны котлап, изге теләкләрен җиткерде. Урып-җыю...

Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы оешмасы ел саен «Көлтә бәйрәме» үткәрә. Быел да, шушы күркәм гадәт буенча, Иске Абдул авылы яланында бәйрәмебез шаулап узды. Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин авыл халкына киләчәктә зур уңышлар, бәрәкәтле тормыш теләде. Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резидә Сафина, механизаторларны котлап, изге теләкләрен җиткерде. Урып-җыю эшләренә керешер алдыннан, өлкән механизаторларыбыз үз фатихаларын, киңәшләрен бирде. Тырыш хезмәт ияләренә - механизаторларыбызга премияләр тапшырылды.

Бәйрәм авыл үзешчәннәренең концерты белән дәвам итте. Халык рәхәтләнеп ял итте. Басу башына тезелгән комбайннар парады күңелләргә горурлык өстәде. Аннан барыбыз да мул әзерләнгән табын артына җыелыштык. Бәйрәм игенчеләребезгә, урып-җыю эшенә керешер алдыннан, зур дәрт өстәгәндер, дип уйлыйм. Алар быел да сынатмаслар, дигән ышанычта калабыз. Хәерле сәгатьтә, игенче!

Кәүсәрия Ситдикова,
Иске Абдул авылының мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе.

P. S. Күбрәк фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев