Республика символлары акчага төшсен дисәң, тавыш бир
Алдан хәбәр иткәнчә, Россия Банкы 2017 елдан 200 һәм 2000 сумлык банкнотларны әйләнешкә кертергә планлаштыра. Россия банкнотларында шәһәр/төбәк күренешләре һәм әһәмиятле объектлар сурәтләнә. Ике банкнотта ике шәһәр, Россия тарихын һәм мәдәниятен, техник казанышларын, табигый байлыкларын чагылдыручы дүрт символ урын алачак. Акчаларга төшерү өчен символ итеп аларның кайсын сайларга? Шуны истә...
Бүгенге көнгә сайтка үз төбәге символлары өчен 894 634 тавыш җибәрелгән. Интернет кулланучылар 4500 символ тәкъдим иткән. Республикабыз күрсәткән өч объект - Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете, Казан (Идел буе) федераль университеты өчен тавыш бирүчеләр саны 5әр меңнән артты, димәк, бәйгенең беренче сынавын үттек. Әмма тавыш бирү дәвам итә. Райондашларыбыз да бу тавыш бирүдә актив катнаша. Яшьләр белән бергә бу эшкә өлкәннәр дә кушылды. Район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов шушы көннәрдә Мус. Завод авылында үткән президиум утырышында ветераннарыбызны бу эштә актив катнашырга чакырды. «Өлкәннәребез заманадан калышмый, күбебез компьютер белән эшләү буенча курслар үтте. Үзләре Интернет-тавыш бирүдә катнаша ала, ә андый мөмкинлекләре булмаганнарыбыз оныкларның, балаларның катнашуын сорыйк», - дип мөрәҗәгать итте Галимҗан Сәетҗан улы ветераннарга.
Инзилә Әхмәтгәрәева җитәкчелегендәге Бөтендөнья татар конгрессы җирле оешмасы да райондашларны әлеге чарада актив катнашырга чакыра. Оешманың президиум утырышында Яңа поселогы мәктәбенең татар теле укытучысы Резедә Мәүҗетова шушы тәкъдимне хуплап бик матур итеп әйтте:
- Безнең Татарстаныбыз, республикадан тәкъдим ителгән символлар моңа бик лаек. Җөмһүриятебездә тормыш дәрәҗәсе көннән-көн үсә, халыклар дуслыгы ныгый. Ватаныбызны яратуны шушы гамәлебез аша раслыйк. Әйдәгез, барыбыз да тавыш бирүдә катнашыйк!
Бәйгенең икенче этабы - халыктан сораштыру. Ул 5 августтан 30ына кадәр уза. Монысы да җитди сынау булачак. «Әлеге уңайдан бу чарада катнашуга бөтендөньяга сибелгән милләттәшләребезне тартуда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетына зур өметләр баглыйбыз», - диде күптән түгел әлеге мәсьәләгә багышлап үткәрелгән видеокиңәшмәдә ТР Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев.
Соңгы нәтиҗәләр 5 октябрьгә билгеле була һәм бу турыда 7 октябрь көнне «Россия 1» телеканалыннан игълан ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев