«Әллүки»дә түбә ябыла, ләкин бакчада хәл итәсе мәсьәләләр күп әле
Соңгы өч елда районда иганәчеләр ярдәме белән дүрт балалар бакчасының түбәләре яңартылды. Татарстан поселогының «Лебедушка», Теләнче Тамакның «Акчәчәк», Мәләкәснең «Тамчыкай» һәм Түбән Суыксуның «Ак каен» бакчаларында профнастилдан яңа түбә ясалды. Быел исә подрядчылар Биклән авылының «Әллүки» балалар бакчасында шушы эшне башладылар. Төзелешнең барышы белән күптән түгел район башлыгы Васил Хаҗиев...
Бикләндә бакча бинасы моннан 30 ел элек төзелгән булган. Шул вакытта ябылган түбә инде тузган, соңгы елларда аннан су үтеп интектергән. Һәм менә быел аны алыштыру мөмкинлеге табылган. Район архитектура, төзелеш һәм яшәешне тәэмин итү бүлегендә белдерүләренчә, ремонт эшләре 1 млн 711 мең сумга төшә.
Бүген «Әллүки»дә өч төркем эшли, аларга 65 бала йөри. Бакчаның бинасы да чагыштырмача шактый зур күренә, территориясе дә киң. Төзекләндерүне сораган эшләр байтак әле монда. Ишегалдының агач коймасы нык тузган, аны яңарту сорала, төркемнәр өчен верандалар кирәк, уен элементлары бик аз, булганнары да иске, бинаның фасадына да күптәннән кул тимәгән. Сөйләшү барышында шушы мәсьәләләрне хәл итәргә кирәклеге турында әйтелде.
Тагын бер проблема: балалар бакчасы белән мәктәп бинасы икесе бер котельныйдан җылытыла. Анда дүрт казан эшли. Бакчага җылылык килү трассасы озын, бу җылылыкның югалуына китерә. Шул сәбәпле кыш көннәрендә төркемнәрдә җылылык җитми. «Быел җылыту сезонына кадәр бу мәсьәләне хәл итү мөһим», - диелде очрашуда. Бакча территориясендә хуҗалык кирәк-яраклары кую бинасы бар. Җылыту сезоны башланганчы, шунда котельный ясау планлаштырыла. Капиталь төзелеш идарәсе башлыгы Фәнис Сәетгәрәев әйтүенчә, объектны газга тоташтыру өчен, техник документ әзер, бүген проектка заказ бирергә кирәк. Ике казан урнаштырган очракта, бу бакча бинасын тулысынча җылытырга җитәчәк.
Бикләндә быел, республика программасы кысаларында, авыл җирлеге бинасы да төзекләндерелде. Ике бүлмә эче ремонтланды, тәрәзәләр алыштырылды, түбә, фасад ясалды. Эшнең күп өлеше инде башкарылды. Авыл җирлеге башлыгы үзара салым һәм дәүләттән бирелгән акчага 350 метрда тротуар салыначагын да билгеләп үтте. Сукмак үзәк урамнан, халык күп йөри торган урыннан үтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев