19 июнь 2016 яңалыклары
-
«112» номерына шалтыратуның үз кагыйдәләре бар
«112» номеры ашыгыч оператив хезмәтләр белән бәйләнешкә керү өчен файдаланыла. Аңа кәрәзле һәм стационар телефоннардан, шулай ук таксофоннардан тәүлек дәвамында һәм бушлай шалтыратырга була. Кәрәзле телефоннан әлеге номерны сим-карта булмаганда да җыярга мөмкин. «112» номерына ашыгыч ярдәм кирәк булганда, гомерегезгә, милкегезгә, әйләнә-тирә мохиткә куркыныч янаганда, янгында, җәмәгать тәртибен бозу очракларында,...
-
Гомер юлын иңне иңгә куеп узу – үзе үк олы бәхет
Теләнче Тамак авылында хезмәтләре белән танылган кешеләр күп. Гомере буе медицина тармагында эшләгән Венер Хафизов шундыйлардан. Шушы авылда туып-үскән ул, биредә урта мәктәп тәмамлаган. Ә менә һөнәр сайлаганда икеләнгән чаклары да булган. Әмма йомшак күңелле, кешеләргә карата игътибарлы егет иң гуманлы һөнәр - табиб һөнәрен сайлый һәм Казанга медицина институтына...
-
«Балаларның уңышы мине канатландыра», – ди мөхтәрәм укытучы Чулпан Әхмәтшина
- Олы апам мәктәпкә укырга кергәннән бирле миндә укытучы булу хыялы уянды. Башта курчакларны, аннары иптәшләремне тезеп утыртып, мәктәпле уйнау - иң рәхәте иде. Хисапчы булып эшләгән әтиемнең калын эш китабын журнал итеп алып, диктант яздыра, аннары аны тикшерә идем, - дип сөйли Чулпан Әхмәтшина. Ул инде 30 елга якын...
-
Таләпләрне үтәмәсәң, иректән мәхрүм итәләр
Җәзаларны үтәтү инспекциясенең район филиалында июнь башына 127 кеше исәпкә куелган. Аларның 95е шартлы рәвештә хөкем ителгән. Билгеләнгән кагыйдәләрне үтәмәгән өчен 3 кеше иректән мәхрүм итү урынына җибәрелгән. Хөкемгә тартылган 22 кешенең сынау сроклары 1дән 3 айга кадәр озынайтылган. Аңа өстәп, табиб-наркологта тикшеренү, эшкә урнашу кебек өстәмә таләпләр куелган. Хөкем...
-
Рәхмәтле һөнәр ияләре минем авылдашларым
Бәла аяк астында, дигәндәй, берчакны машина һәлакәтенә очрап, аягым нык җәрәхәтләнде, култык таягы белән дә йөри алмаслык хәлдә идем. Ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенә салдылар. Травматология белгечләре сөякләремне җыйнап, катлаулы операция ясадылар, аларга мең рәхмәтле мин, шактый вакыт күзәтү астында булып дәваландым. Дәвалаучылар арасында ягымлы шәфкать туташы - авылдашым Нәсимә Мөхәммәтшинаны...
-
Балалар лагерьга яратып йөрсен, күңелле мизгелләр гомерлеккә истәлек булып калсын өчен иҗади эшлиләр
Дөньяда балаларның көр, шатлыклы тавышларыннан да тансыграк берни дә юктыр. Мәктәп ишегалды тулы кайнашкан балаларга карап шулай дип уйладым. Әнә бит, кайсы велосипедта йөри, туп тибәләр, куышлы уйныйлар - һәркайсы хәрәкәттә. Бу әле мәктәп яны лагереның иртәсе генә, кем әйтмешли, «разминка», ә көн барышында исә аларның һәр сәгате планлаштырылган, кызыклы...
-
Төзелеш объектларында һәм бакча йортларында урлаулар күп
Язгы айларда, җәйгә керүгә төзелә торган объектлардан, бакча йортларыннан кыйммәтле төзелеш материаллары, инвентарь, инструментлар, йорт кирәк-яраклары, ашамлыклар урлау очраклары күп булды, дип хәбәр итә район буенча Эчке эшләр бүлеге. Апрель һәм май айларында бүлекнең дежур частена бу турыдагы шалтыратулар һәр көнне диярлек керде. Мәсәлән, «Яблочко» ширкәтеннән су торбалары, «Калинка»дан -...
-
Игелекле хезмәтегездә уңышлар!
Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре - район үзәк больницасы табиблары, шәфкать туташлары, авылларда эшләүче фельдшерларыбыз! Барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйм, гаиләләрегезгә иминлек, йортларыгызга бәрәкәт телим. Һәр кеше гомерлек һөнәрен, хезмәтен йөрәге кушканча сайлый. Ә сез, хөрмәтле табибларыбыз, илебезнең иң зур байлыгы - кешеләр сәламәтлеге сагында тору бурычын үз өстегезгә алгансыз....