«Балаларның уңышы мине канатландыра», – ди мөхтәрәм укытучы Чулпан Әхмәтшина
- Олы апам мәктәпкә укырга кергәннән бирле миндә укытучы булу хыялы уянды. Башта курчакларны, аннары иптәшләремне тезеп утыртып, мәктәпле уйнау - иң рәхәте иде. Хисапчы булып эшләгән әтиемнең калын эш китабын журнал итеп алып, диктант яздыра, аннары аны тикшерә идем, - дип сөйли Чулпан Әхмәтшина. Ул инде 30 елга якын...
Мөгаллим һөнәре - мәртәбәле, дәрәҗәле һөнәр. Тик педагогик уку йортына керү һәм анда укуы да бик авыр, халык әйтмешли, энә белән кое казуга тиң. Аннары, балалар белән уртак тел табу, оештыра белү сәләте дә кирәк бит әле! Менә бу осталык Чулпанга тумыштан килгәндер, мөгаен - ул кече сыйныфлардан алып, пионер, комсомол чорында да балалар белән мәш килә, иң мөһиме - әйдаман булып эшләүдән тәм таба. Өлкәннәрнең, бигрәк тә авыл мәктәбендәге немец теле укытучысы Шәмсеруй Хәким кызы Зәкиеваның үз-үзен тотышы, дәресләрне алып баруы аның күңеленә өлге булып ята. Шуңа, мәктәпне алтын медаль белән тәмамлап, Казан дәүләт педагогия институтына укырга кергәндә ул чит телләр факультетын сайлый.
Инде күптән югары уку йортын тәмамлаган самими туташ булмаса да, тормыштагы төп кыйммәтләре үзгәрмәгән Чулпан Әхләт кызының: «Укытучы һөнәренә карата мәктәп елларында ук күңелемдә туган саф, эчкерсез олылау, хөрмәт хисе беркайчан да үзгәрмәде, бу юнәлешне сайлавыма беркайчан да үкенмәдем. Дипломны кулыма алып, эшли башлаганнан бирле ошады, гәрчә төрле мәктәпләрдә эшләргә туры килсә дә, хәзер дә рәхәт миңа дәрестә», - ди ул. Башта укучыларга француз телен өйрәткән булса, 2010 елда, заман таләпләренә туры китереп, авыл мәктәбе укучылары өчен әһәмиятен күздә тотып, инглиз телен укытуны да үзләштерә ул. Гомумән, аның фикеренчә, һәр гамәлдә, һәр карарны сайлаганда беренче чиратта - укучыларыңны уйлау кирәк. Авыл баласының һөнәр сайлау мөмкинлеге, димәк - киләчәге якты булсын өчен төпле белем алуы мөһим. Шуңа, беренчедән, укытучы үзе гыйлемле, икенчедән, төрле юллар белән кызыктыра белүче булырга тиеш. Чулпан Әхмәтшина әнә шундый кешеләрнең берсе: «Тел үзләштерү өлкәсендә дә, бар дөньядагы яңалыклар белән дә даими танышып барам, балаларны бүгенге көндә чит телне өйрәнүгә нәрсә җәлеп итә, нәрсә кызыксындыра ала, яңа алымнар, информацион технологияләр, Интернет мөмкинлекләре дисеңме - һәммәсен кулланырга тырышам», - ди мөгаллимә. Ул Тукай районында иң беренчеләрдән булып психологик белемнәргә нигезләнгән терәк схемалар ысулын куллана. Кыскача әйткәндә, бу ысул белән эшләгән балаларга, сурәтләргә таянып, чит телдә хикәя төзү җиңелрәк бирелә. Чулпан ханым институтта укыган чорында алдынгы студент буларак Германиягә юллама белән бүләкләнә. Аннан алып кайткан тәэсирлэрен дә, җыеп кайткан китап, кулланма әсбапларын да үз эшендә куллана.
- Иң рәхәте - дәрестә балалар белән эшләү, дисәм, аннан да рәхәтрәге - укучыларның миннән дә уздырып, телне үзләштерүе икән, эшем һәм балаларның уңышы мине канатландыра, - дип җавап бирә ул, авырлыкларны җиңәргә көчне каян аласыз, дигән соравыма. Аның укучылары чит телдә иркен аралаша, кинофильмнар карый, үзләре кино төшерә, олимпиадаларда катнашып, җиңү яулый. «Уңышка ирешүче укучыны уңышка ирешкән укытучы гына тәрбияли ала» дигән гыйбарә ошый аңа, шуңа, һөнәри бәйгеләрдә катнашып, һәрчак үз белемнәрен баетырга тырыша. Чулпан Әхмәтшина 2009 елда «Минем иң яхшы дәресем» дип аталган россиякүләм бәйгедә икенче урын яулый, 2011-2012 елларда ТРның «Мәгариф» өстенлекле илкүләм проектында грантка, моннан тыш республика, районкүләм бәйгеләрдә катнашып, күп сандагы Мактау кәгазьләренә лаек дип табыла.
Мәктәпне, югары уку йортын тәмамлаган олы улы белән кызының тормышта үз юлларын табулары да, һичшиксез, ана буларак Чулпан ханымның горурланырлык уңышы. Төпчек кызы да, ике укытучы - әнисе һәм әтисе Ясир Таип улының йөзләренә кызыллык китермичә, яхшы билгеләренә генә укый.
Күптән түгел үзенең 50 яшен билгеләп үткән сөйкемле әңгәмәдәшем кебек кешеләр белән аралашканнан соң, Тукай районының иң зур байлыгы - фидакарь, үз эшенең остасы булган, уңган, тынгысыз, киң күңелле авыл кешеләрендә икәнлегенә инанасың.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев