Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар лагерьга яратып йөрсен, күңелле мизгелләр гомерлеккә истәлек булып калсын өчен иҗади эшлиләр

Дөньяда балаларның көр, шатлыклы тавышларыннан да тансыграк берни дә юктыр. Мәктәп ишегалды тулы кайнашкан балаларга карап шулай дип уйладым. Әнә бит, кайсы велосипедта йөри, туп тибәләр, куышлы уйныйлар - һәркайсы хәрәкәттә. Бу әле мәктәп яны лагереның иртәсе генә, кем әйтмешли, «разминка», ә көн барышында исә аларның һәр сәгате планлаштырылган, кызыклы...

Шунысы да билгеле булды: лагерь җитәкчесе - физкультура укытучысы Владимир Карпов, тәрбиячеләр - тәҗрибәле педагоглар Резидә Мингалимова (лагерь җитәкчесе урынбасары), Лилия Вәлиева, Мәрьям Полыева, Ләйсән Закирова. Лагерьга төрле яшьтәге 35 бала йөри. Ике тапкыр ашаталар - тамаклары сыйлы. Пешекчеләр Фәнзилә Шәехова, Рәмилә Адиева тәмледән-тәмле ризыкларны әзерләп кенә торалар, саф һавада рәхәтләнеп уйнагач, ризык та әйбәт китә.

Минем күңелемә иң хуш килгәне - балаларның шат күңелле, канәгать булуы.

- Рәхәт монда, өйгә кайтасы килми, - ди тере генә бер кызчык.

- Җәй буе монда йөрергә дә риза мин, бергә-бергә күңелле, апалар ачуланмыйлар монда, дәрес юк бит, - дип өсти икенчесе. - Тәмле ашаталар, - дип тә куя.

Резидә Мингалимова белән сөйләшәбез:

- Безнең максат - балаларны уйнату гына түгел, ниятебез - белем өстәү, ниндидер кызыклы чаралар үткәреп, балаларның дөньяга карашын киңәйтү. Әле менә А. С. Пушкин туган көненә багышлап, рус теле көне үткәрдек. Шигырьләрен сөйләдек. Викториналар, иҗади бәйгеләр үткәрәбез. Авыл китапханәсендә өч китап авторы, авылыбыз шагыйрәсе Флүрә Мәрданова белән очраштык, аннан соң бирегә «Кино елы» кысаларында кызыклы, мавыктыргыч очрашуга килдек. Балаларның викторина сорауларына җавапларын ишетеп, үзебез дә сөендек. Балага рухи азык бирү өчен кирәкле мизгелне тотып ала белү бик мөһим. Алар лагерьга яратып йөрсен, биредәге күңелле мизгелләр гомерлеккә истәлек булып калсын өчен киңәшләшеп, иҗади эшләргә тырышабыз, - ди Резидә ханым.

Әле алда рәсем конкурслары, ЮХИДИ инспекторлары белән очрашу, Малтабар авылына шагыйрь Рәшит Гәрәй музеена сәяхәт, тагын әллә нинди кызыклы чаралар көтә икән. Иң истә калганы, мөгаен, авылда бөтен шартын китереп төзелгән спорт комплексын ачу тантанасы булгандыр. Андагы спорт корылмаларында балалар һәр көнне рәхәтләнеп шөгыльләнәләр, дип язды безгә Күзкәй авылыннан Заһидә Нәбиуллина.

Сабыйлар өчен күңелле яллар оештыралар

Шау-шулы мәктәп коридорлары беразга тынып калды. Тынлык озакка бармады, мәктәп яны лагерьлары ачылды. Яңадан мәктәп шатлыклы балалар авазларына күмелде. Безнең Боерган төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Акчарлак» лагере эшли.

Һәр көнне лагерьга балалар агыла. Аларның көннәре күңелле үтсен, файдалы булсын өчен без, тәрбиячеләр, инде май аеннан ук әзерләндек. Лагерьга йөрүчеләр өчен кызыклы конкурслар, файдалы балалар иртәләре оештырабыз. Бөек рус шагыйре А. С. Пушкин туган көнне дә билгеләп үттек, җәйге табигатьне сурәтләгән рәсем конкурсы да булды, әкият геройлары да «кунакка» килде, балаларның җитезлеген сынаган спорт уеннарын даими уздырабыз. Җитезләрдән җитез Ренальд, шаян малайлар Радмир белән Давид, җитди генә акыллы сүзләрен әйтүче Илназ, тыйнак кызларыбыз Миләүшә, Алинә, Рәилә, үзләрен олыларча тотучы Регина белән Алинә, һәрвакыт ярдәмгә ашыгучы Тимерхан, тыныч кына күренсә дә, уеннарда иң алда баручы Искәндәр лагерьны бик яраттылар. Әле лагерь дәвам итә. Мавыктыргыч уеннар, күңелле конкурслар да күп әле. Без балаларның ялы онытылмаслык булуын теләп калабыз, дип язалар безгә Боерган авылыннан тәрбиячеләр Диләрә Гыйльметдинова белән Айгөл Әхмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев