19 март 2026 яңалыклары
-
Бәйрәм табынына тәмле ризык - азу
Якыннарыгызны бәйрәм көнне нәрсә белән сөендерим дисәгез, әлеге рецепт сезнең өчен.
-
Бәтке егетләре Тукай районы данын Ульяновскта яклады
15-18 мартта Ульяновск шәһәрендә кикбоксинг буенча Идел буе федераль округының Беренчелеге уздырылды. Ярышларда Россиянең төрле субъектыннан 700дән артык спортчы көч сынашты.
-
Пенсияләрне цифрлы сумга күчерү турындагы хәбәрләр — ялган
Татарстанның социаль челтәрләрендә һәм мессенджерларында пенсияләрне мәҗбүри рәвештә цифрлы валютага күчерү турындагы уйдырмалар кабат активлашты. Социаль фонд белгечләре мондый хәбәрләрнең нигезсез булуын кисәтә һәм тынычлык сакларга чакыра.
-
Язгы ташу чорын имин үткәрик!
Быелгы яз үзенчәлекле – кыш карга бай булды. Кар – мул уңышка нигез булса да, яз җиткәч аның кайбер көйсез яклары да бар. Кар, боз эрегән, язгы сулар ташып аккан чагында кеше тормышына куркыныч янаган очраклар булгалый. Менә шундый күңелсез хәлләрне кисәтү, бәла-каза булдырмый калу максатыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә язгы ташу чорында халыкның тормыш иминлеген саклау буенча комплекслы чараларны гамәлгә ашыру буенча карар чыгарды.
-
Тукай районында матур датада рекордлы санда парлар үз никахларын терки
Күп кенә яңа өйләнешүчеләр туй даталарын истә калырлык итәргә омтылалар. Әйтик, 2026 елның 26 июненә (ә ул җомга көнгә туры килә) Тукай районында 34 пар үзләренең никахларын рәсми рәвештә теркәргә теләк белдергән.
-
Ураза бәйрәме Калмаш мәчетендә уздырыла
Тукай районы мөхтәсибәте Ураза гаетен бәйрәм итү урынын билгеләде: ул Калмаш авылы мәчетендә үтәчәк.
-
Татарстанда М12 трассасы буйлап заманча туристик инфраструктура булдырылачак
Татарстанда М12 «Восток» трассасы буйлап туристик инфраструктураны комплекслы үстерү планлаштырыла. Программа кысаларында трасса буенда кемпинглар, сәүдә павильоннары, модульле санитар блоклар төзеләчәк, шулай ук актив ял зоналары һәм хәрәкәте чикләнгән кешеләр өчен уңайлы шартлар булдырылачак. Әлеге документ хәзерге вакытта республика Министрлар Кабинетында коррупциягә каршы экспертиза үтә.
-
Тукай районы Төмәндә узачак Сабантуйга үзенең уникаль программасын әзерли
Тукай районы ел саен Төмән шәһәрендә уза торган милли бәйрәм – Сабантуйда катнаша. Эш сәфәре кысаларында Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев шәһәр хакимияте вәкилләре белән очрашты.
-
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ураза бәйрәме алдыннан дин кардәшләренә җылы һәм ихлас мөрәҗәгать юллады
Камил хәзрәт Рамазан аеның рухи әһәмиятен искәртте, гафу итәргә һәм бердәмлеккә чакырды, шулай ук мөселманнарны изге бәйрәм белән ихластан котлады.