18 март 2016 яңалыклары
-
Районга «Түбән Кама» милли паркы юлларыннан чикле рәвештә файдалану хокукы бирелде
РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы рөхсәтен алганнан соң, Кече Шилнә авыл җирлегенең «Түбән Кама» милли паркы чикләрендә урнашкан җирле пунктларына илтүче автомобиль юлларыннан файдалануга сервитут куелуы, ягъни район Башкарма комитетына җир участогыннан чикле рәвештә файдалану хокукы бирелүе турында килешү төзелде. Сервитут турындагы күптән көтелгән әлеге килешүгә Башкарма комитет җитәкчесе...
-
Дини бәйге
Кадерле балалар! Әссаләмугаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү. Сезгә Аллаһының сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәте булсын. Менә сезнең өчен кечкенә генә викторина оештырмакчы булдык, Аллаһы ахырларын хәерле кылса иде. Олимпиадада 15 яшькә кадәр булган балалар катнаша ала. Сорауларның 90 процентына дөрес һәм тулы җавап биргән кеше җиңүче дип табыла һәм төп призга...
-
Язмыш сынауларына бирешмичә
Әйе... Язмыш аны нәни чагында ук туган җиреннән аерган. 17 яшендә умыртка сөяген сындырып сынаган. Бу тыйнак кызга гаҗәеп талант биреп тә, җаваплы вазифалар йөкләп тә сынап караган язмыш. Әмма күңеленә салынган кешелеклелеккә, җыр-моңга мәхәббәтенә гомере буена тугры кала Разия Гайнуллина.
-
Чирләшми яшик
Моннан ун еллап Россиягә кергән «Скадинавларча йөреш» (скандинавская ходьба яки северная ходьба) акрынлап безнең якларга да килеп җитте. Чөнки чаңгыда чабу, тимераякта йөрү, хоккей кебек спорт төрләре бөтен кешегә дә бармый. Ә скандинавларча йөреш 8 яшьтән 90гача һәркемгә ярый. Буыннар сызлый, теге төшем авырта, бу җирем борчып тора дип, зарлана-зарлана...
-
Хуҗалыкта бер сыерга көненә 18 литр сөт савалар
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, Сәйдәшев исемендәге хуҗалык сөт савып алу буенча алдынгылар сафында бара. Яхшы нәтиҗәләргә ничек ирешәләр? Биредә хезмәт ничек оештырылган? Шушы сорауларга җавап эзләп, атнаның дүшәмбе көнендә әлеге хуҗалыкта - Мерәс авылындагы заманча җиһазланган терлекчелек комплексында булып кайттык.
-
Үзара салым җыю кирәк, ләкин ул беренче чираттагы мәсьәләләрне хәл итсен
Дүртенче ел рәттән инде республикада гражданнардан үзара салым җыю системасы эшләп килә. Район бу кампаниядә быел өченче тапкыр катнаша. Узган елларда кайбер авыл җирлекләре бу чарадан читтә калса, быел аларның 23е дә үзара салым җыюны оештырырга карар итте. Күпчелеге бер кешедән алына торган акча суммасын да арттырды. Быел бу, кайсы...
-
«Җир сәгате» акциясенә кушылыйк
19 март көнне кичке 8 сәгать 30 минуттан 9 сәгать 30 минутка кадәр «Җир сәгате» акциясе уздырыла. Әлеге акция ел саен мартның азагында Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) инициативасы белән үткәрелә һәм төрле дәүләт халыкларының энергия ресурсларын саклау, планетар масштабта экологик ситуацияне яхшырту проблемаларын чишүдә бердәмлеген символлаштыра. Акциядә катнашучыларга бер...