Чирләшми яшик
Моннан ун еллап Россиягә кергән «Скадинавларча йөреш» (скандинавская ходьба яки северная ходьба) акрынлап безнең якларга да килеп җитте. Чөнки чаңгыда чабу, тимераякта йөрү, хоккей кебек спорт төрләре бөтен кешегә дә бармый. Ә скандинавларча йөреш 8 яшьтән 90гача һәркемгә ярый. Буыннар сызлый, теге төшем авырта, бу җирем борчып тора дип, зарлана-зарлана...
Күзкәйлеләр таякка таянды
Бу йөрешнең нинди файдасы бар? Методик кулланмада түбәндәгеләр язылган: йөрәк, үпкә эшчәнлеген яхшырта, арка, җилкәләр, куллар хәрәкәтләнә, тез-
оча сөякләре авырулары чигенә, кандагы шикәр, холестерин, тән авырлыгы кими, тын бетүдән котылу өчен дә файдалы, тез буыннарының авыртуы бетә. Таяксыз йөрсәң дә файдасы бардыр, диләр. Әлбәттә, саф һава сулыйсың бит. Тик таяклар белән йөргәндә мускул тукымаларының 90 проценты хәрәкәткә килә һәм май алмашыну яхшыра, гәүдә авырлыгының 30 проценты таякларга төшә, нәтиҗәдә аяклар иркен хәрәкәт итә. Инфаркт, инсульттан соң ныгу өчен дә бик файдалы диелгән бу йөреш.
Күзкәйдә бу йөреш белән ике кеше шөгыльләнә башлаган идек. Баштарак күргән кешеләр гаҗәпләнде: «Чаңгыгыз кайда?» - дип сорыйлар иде. Быел кыш башында сафларыбыз арта башлады. Хәзер көн саен кич белән 4 чакрым ара йөрибез. Туктап, хәл-әхвәлләр сөйләшеп алабыз, йолдызларга карап сокланабыз. Безнең урамда гына да унлап кеше чыгабыз, инде башка урамнарда да йөрүчеләр бар. Үзара аралашу өчен дә бик күңелле форсат бу. Хәзер инде авылда ике таяк таянып, тезелешеп йөргән кешеләрне күреп гаҗәпләнмиләр. Сәламәтлек - үзебезнең кулларда. Хәрәкәттә - бәрәкәт, дип юкка әйтмәгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев