Үзара салым җыю кирәк, ләкин ул беренче чираттагы мәсьәләләрне хәл итсен
Дүртенче ел рәттән инде республикада гражданнардан үзара салым җыю системасы эшләп килә. Район бу кампаниядә быел өченче тапкыр катнаша. Узган елларда кайбер авыл җирлекләре бу чарадан читтә калса, быел аларның 23е дә үзара салым җыюны оештырырга карар итте. Күпчелеге бер кешедән алына торган акча суммасын да арттырды. Быел бу, кайсы...
27 мартка барлык авыл җирлекләрендә үзара салым җыю мәсьәләләре буенча референдум оештыру планлаштырылган. Ул көнне райондашлар тавыш бирү участогына килеп, үзара салым җыюга риза яки каршы булуларын белдерергә тиешләр. Участоклар иртәнге сәгать 7дән кичке 8гә кадәр эшләячәк. Һәр авыл җирлегенең үз бюллетене. Ул рус һәм татар телендә язылган, үзара салым акчасына һәм аңа өстәп дәүләттән биреләсе суммага авыл җирлегендә нинди эшләр башкарылачагы күрсәтелгән. Искә төшерәбез, республика бюджеты җыелган һәр 1 сумга тагын 4 сум өстәп бирә. Шулай итеп, халык, мәсәлән, бер җирлектә 100 мең сум җыя ала икән, аның 500 мең сумлык эшне башкарырлык акчасы булачак дигән сүз. Искәрмә дә бар, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм I, II төркем инвалидлары, ялгыз яшәүче өлкәннәр, көндезге бүлектә укучы студентлар, күпбалалы гаиләләр өчен үзара салым күләме киметелә.
Тәҗрибәдән күренгәнчә, үзара салым җыю җирле әһәмияттәге бик күп мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итә. Җыелган һәм дәүләттән өстәп бирелгән акча җирлекләрдә, нигездә, авыл эче юлларын ремонтлауга, зиратларны төзекләндерүгә, урамнарны яктыртуга тотыла. Шулай ук кайбер җирлекләр быел су челтәрләрен документлаштыру, күпфатирлы йортлар каршындагы балалар мәйданчыкларын төзекләндерү, чишмәләрне тәртипкә китерү кебек эшләрне планга керткән.
Үзара салымны иң югары күләмдә - 300 сум итеп билгеләгән җирлекләр быел өчәү: Әҗмәкәй, Күзкәй һәм Мәләкәс. Сумманы күтәрүгә, гомумән, үзара салым җыюга карата фикерләрен белү өчен без Әҗмәкәй авыл җирлегенә чыгып, Яңа поселогында һәм Әҗмәкәйдә яшәүчеләр белән сөйләштек.
Әҗмәкәйдә беренче булып әңгәмә корган Илдар Билалов бу системаның эшләвенә мөнәсәбәтен бик уңай дип белдерде. «Акчаны бирәбез, үзебез өчен бит, - диде ул. - Дөрес, әлегә җыелган акчаның нинди максатка тотыласыннан мин хәбәрдар түгел, референдумга баргач белермен дип уйлыйм», - дип өстәде.
Әниле-уллы Наилә һәм Наил Назаровлар да үзара салым җыюга каршы түгеллекләрен белдерде. «Ләкин акчаның нәрсә өчен тотылганлыгы бар кешегә дә билгеле булсын. Беренче чиратта авылның көн кадагындагы проблемалары хәл ителсен иде», - диде Наил. Назаровларның йорт каршына җыелган тагын берничә кеше белән сөйләшү барышында бүген Әҗмәкәйдә су җитмәү иң зур проблемаларның берсе икәне ачыкланды.
«Бүген бер генә башня эшли, йорт төзүчеләр елдан-ел арта. Су кудырырга бу башняның гына көче җитми. Шуңа күрә тагын берне урнаштыру мөһим», - диделәр алар. Шулай ук, форсаттан файдаланып, авыл җирлеге башлыгына Әҗмәкәйгә керү юлындагы күперне төзекләндерәсе барлыгын, яңа урамнарга төзелеш материаллары ташучы йөк машиналарының авыл юлларын җимереп бетерүен, авылга маршрут автобусы кирәклеген искә төшерделәр. Шунысы мөһим, авылның яшәешенә аларның берсе дә битараф түгел, үзара салым акчасын җыюның да кирәкле гамәл икәнен яхшы аңлыйлар.
«Яңа поселогында иң борчыган мәсьәләләрнең берсе - юллар, - дип басым ясады поселокка кергәч тә беренче очраган әңгәмәдәшебез, биредә яшәүче Ильмир Әминов. - Без үзара салым җыюга каршы түгел. Ләкин ул беренче чиратта торган эшләргә тотылсын, аннары, суммасы да кинәт кенә күтәрелмәсен иде», - дигән теләген белдерде ул. Укытучылар Татьяна Иванова һәм Рузилә Шәрипова узган елларда җыелган акчаларның нинди эшләргә тотылуын, быелгысына ниләр башкарылачагын да беләбез, чөнки авыл җыенында бу турыда бәян ителде», - диделәр. Соңгы елларда поселокта яшәү шартларын яхшырту буенча шактый эшләр эшләнүен билгеләп үттеләр.
Авыл җирлегендә узган елгы салым акчасын файдалануга килгәндә, Яңа поселогы, Әҗмәкәй, Иске Гәрдәле, Яңа Сарайлы авылларыннан барысы 136500 сум акча җыелган булган. Аңа өстәп республика 546 мең сум биргән. Җәмгысе җирлеккә 682500 сум акча кергән. Бу чараларга Яңа поселогында күпфатирлы йортларны әйләндереп 546 метр озынлыкта тимер койма тотылган, аны язга буяп бетерү планлаштырыла. Әҗмәкәйдә Сабантуй үткәрелә торган парк территориясен койма белән әйләндереп алачаклар. Төзелеш материаллары сатып алынган инде. Иске Гәрдәледә зират коймасы тотылачак, материаллар шулай ук әзер. Яңа Сарайлыда яңа контейнер мәйданчыклары урнаштыруга килешү төзелгән.
Быелгы үзара салым акчасы дүрт авылның да су челтәрен документлаштыруга, алардагы су алу территорияләренең санитар саклау зоналары документларын рәсмиләштерүгә, Яңа поселогының һәм Иске Гәрдәленең су челтәрләрен реконструкцияләү проектын эшләп бетерүгә, дүрт авылда да, исәпләү приборлары куеп, урамнарны яктырту челтәрләрен реконструкцияләүгә тотылыр дип планлаштырыла.
Үзара салым җыю системасы кертелү Яңа поселогы, Әҗмәкәй кебек шәһәргә якын урнашкан авылларда яшәүчеләрне борчыган тагын бер проблеманы да китереп чыгарды. Нишләп әле салымны җирлектә теркәлгәннәр генә түләргә тиеш? Югыйсә, биредә йорт төзеп, шәһәрдә пропискада калучылар да үзара салым акчасына төзелгән барлык инфраструктуралардан файдалана бит. Кызганычкамы, закон буенча, әлегә андыйлардан үзара салым акчасы сорап булмый. Ләкин яшәеш шартларына битараф булмаганнар аны ирекле хәйрия ярдәме итеп бирә алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев