Хуҗалыкта бер сыерга көненә 18 литр сөт савалар
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, Сәйдәшев исемендәге хуҗалык сөт савып алу буенча алдынгылар сафында бара. Яхшы нәтиҗәләргә ничек ирешәләр? Биредә хезмәт ничек оештырылган? Шушы сорауларга җавап эзләп, атнаның дүшәмбе көнендә әлеге хуҗалыкта - Мерәс авылындагы заманча җиһазланган терлекчелек комплексында булып кайттык.
Иртәнге савымга җиденче яртыда ук килеп җиттек. Сыер савучыларның эше тәмамланганын көткән арада хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин белән сөйләшеп алабыз.
- Көненә 11200 литр сөт савыла. Шартлы мал башына 18 литр дигән сүз. Узган ел уртача 9,5 тонна чыга иде. Аллага шөкер, быел бу күрсәткечне күпкә арттырдык. Сөтнең сыйфаты да яхшы, майлылыгы - 3,8 процент. Дәүләткә сату бәясенә килгәндә, «Челны-Холод» комбинатына литрын 18 сум 40 тиеннән җибәрәбез. Сыйфатлы сөтне - майлылыгы һәм аксымы югары булганын 21 сум 50 тиеннән сатабыз, - дип сөйләп китте хуҗалык җитәкчесе. - Җитештерүдә иң мөһиме - кеше факторы. Чөнки андагы барлык күрсәткечләр, уңышлар хуҗалыктагы белгечләрнең, эшчеләрнең үз эшләрен намус белән башкаруына бәйле. Биредә һәммәсе дә тырыш, уңган.
Марат Тәлгатович сөйләвенчә, Мерәс авылы фермасында 310 баш савым сыер бар. Әлеге сыерларны ике сменалап икешәр савучы сава. Иртәнге савым сәгать 5тә башлана һәм 10га кадәр дәвам итә. Кичке савым - көндезге 3тән кичке 8гә кадәр. Эш графигы - алмашлап, ике көн эшлиләр, ике көн ял итәләр. Терлек азыгына килгәндә - монысы иң мөһиме дисәң дә була, рацион макро һәм микро элементларга баетылып бирелә.
Ферма бинасына узабыз. Саву цехы бусагасын атлап керүгә, мине ферма мөдире Гөлназ Мөхәметдинова каршы алды. Биредәге бөтен җирдә дә чисталык һәм тәртип күзгә ташлана. Малларның алдында улак тулы азык, бина эче җылы.
- Югары нәтиҗәләргә ирешүнең әлләни сере юк: сыерның сөте - телендә дигәндәй, ашату, сыерларны саву төгәл график буенча эшләнә, азыкның сыйфаты яхшы, терлекчеләребез берсеннән-берсе уңган, булсынга эшлиләр, кадрларга кытлык булганы юк, - диде миңа Гөлназ ханым.
Савымчылар сыерларның бер өлешен савымга әзерлиләр, икенчеләре савыла, өченчеләре утлыкта үз чиратларын көтеп тора. Кыскасы, эшлекле бер мохит хөкем сөрә.
Бүген исә биредә Галия Хәмитова, Надежда Надиева һәм Анастасия Кудряшова эшлиләр икән. Мин сыер савучыларның тәнәфес вакытын көтеп алып, аларның хәл-әхвәлен сораштым.
- Мин биредә 10 елдан артык эшлим, - диде Галия ханым. - Эшемне бик яратам, яңа комплекс төзелгәч, эшләве тагын да күңеллерәк.
- Эш шартлары яхшы булгач, эшлисе генә килеп тора. Фермада эшчеләр өчен бар шартлар да тудырылган: юыну бүлмәсе, ашау урыны бар. Ике тапкыр бушлай ашаталар. Мин үзем Останково авылыннан эшкә килеп йөрим, вахта йөртә, - дип сүзгә кушылды Надежда Надиева.
Тыйнак кына кыз - Анастасия Кудряшова белән дә сөйләшеп алдым. Яшь булуга карамастан, ул 6 елдан артык савымчы хезмәтен башкара икән.
- Минем әнием Светлана Кудряшова да әлеге хуҗалыкта сыер савучы булып эшли, әмма бүген аның сменасы түгел. Бала чактан ук әни белән эшкә йөрдем, менә үзем дә савучы һөнәрен сайладым. Биредә эшләве миңа бик ошый, коллектив та яхшы, җитәкчеләр дә әйбәт, - дип сөйләде Анастасия.
Эш кешесен озак тоткарларга ярамый. Ханымнар янә үз эшләренә тотындылар. Ә без исә, Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта хезмәт куючыларга эшләрендә уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек теләп, кайтыр юлга кузгалдык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев