17 апрель 2026 яңалыклары
-
Бакча һәм… акча мәсьәләләре
Тукай районы хакимияте бинасының утырышлар залында коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләре (СНТ) рәисләре белән утырыш-киңәшмә булды. Утырышны Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов алып барды.
-
Киләчәккә адым: Тукай районы яшьләре Чаллыда һөнәр сайлый
Чаллыда КФУның Инжиниринг үзәгендә Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең региональ этабы узды. Чарада Тукай районы мәктәпләреннән килгән укучылар да актив катнашты.
-
Тукай районы администрациясе «Россия сулары» Бөтенроссия акциясенә кушылды
Тукай районы администрациясе хезмәткәрләре «Россия сулары» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.
-
Җаным рәхәт тапты
Сүзебезне булачак шагыйрьне дөньяга тудырган, күкрәк сөтен имезеп яшәү көче биргән һәм, иң мөһиме: баласына шагыйрьлек таланты бүләк иткән изге ана — Мәмдүдәдән башлыйк.
-
Исерек килеш рульгә утыручыларны мәҗбүри эшкә хөкем иттеләр
Тукай районы суды ике кешегә карата хөкем карары чыгарды. Алар, моңа кадәр дә полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган булган. Үзләренә карата билгеләнгән чикләүләр булуга карамастан, кабат исерек хәлдә рульгә утырганнар. Хәзер бу гамәлләре өчен җинаять җаваплылыгына тартылган.
-
Мәскәү сәхнәсендә — райондашыбыз Илзирә Ибраһимова
Мәскәүдә «Измайлово» концертлар залында Бөтенроссия патриотик җырлар фестивале узды. Әлеге олы концерт бөтен Россия буйлап сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләрнең профсоюз оешмасы вәкилләре арасында оештырылды. Фестивальдә танылган җырчы, Биклән авылы кызы Илзирә Ибраһимова да катнашты.
-
Тукай районында МХОдан кайткан хәрбиләргә җәмгыятькә җайлашу һәм ярдәм күрсәтү эше оештырыла
ТР Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин: «700 меңнән артык ир-егетләребез махсус хәрби операция барган җирдә илебез, милләтебез, халкыбыз мәнфәгатьләрен яклау өчен үз-үзләрен аямыйча көрәшәләр. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның (кайнар нокталарда, хәрби бәрелешләрдә булганнар өчен) туган илебезгә әйләнеп кайтканнан соң адаптацияләү һәм эшкә урнаштыру системасын алдан ук булдырырга тиешбез», – диде хөкүмәт утырышында.
-
Кем батыр?
Тормышта акылны чыгара торган әйберләр бар. Шуның иң беренчесе — ачу. Ә ачуны тыеп тора алу сәләте, аны тышка чыгармау — акыллылык билгесе. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.)нең бу турыда бик күп хәдисләре бар. Менә кайберләре: «Кызма», «Ачуың чыкса, дәшми тор», «Таулар-ташлар күчерүче, ярышларда җиңүче батыр батыр түгел, ачуын тышка чыгармаучы — батыр».
-
Боерган мәктәбе укучысы Бөтенроссия рәсем бәйгесендә лауреат булды
15–17 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган Бөтендөнья «Туган тел форумы» узды. Чара татар телен, мәдәниятен һәм Тукай иҗатын популярлаштыруга багышланды.
-
Май бәйрәмнәре отпускны озайта, әмма өстәмә түләнми
Май аендагы эшләми торган бәйрәм көннәре отпуск вакытын озайтырга мөмкин, ләкин алар аерым түләүгә керми. Бу хакта РАНХиГСның эшкуарлык, хезмәт һәм корпоратив хокук кафедрасы өлкән укытучысы Татьяна Голубева аңлатты, дип хәбәр итә РИА Новости.
-
Тукай районында «Тоннель» операциясе уза
Бүген, 17 апрель көнне, Тукай районы территориясендә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан «Тоннель» оператив-профилактик чара үткәреләчәк.
-
Бүген һава температурасы 19 градуска кадәр җылыначак
Бүген, 17 апрельдә, республикада үзгәрүчән болытлы һава торышы хакимлек итәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге. Төнге сәгатьләрдә явым-төшем көтелми, һава торышы тотрыклы булачак. Көндез исә кайбер урыннарда, бигрәк тә көнбатыш районнарда, кыска вакытлы, әллә ни көчле булмаган яңгырлар явып узуы ихтимал.