15 июнь 2016 яңалыклары
-
Россия көнендә авыл җирлекләрендә футбол уеннары да, автойөреш тә булып үтте
Россия көнен авыл җирлекләрендә массакүләм төрле-төрле бәйгеләр, бәйрәм концертлары, спорт чаралары үткәреп каршы алдылар. Редакциябезнең электрон почтасына (yakti.ul76@gmail.com) килгән хатлар шулар турында сөйли.
-
Балаларның шат елмаюлы йөзләреннән мәйдан балкып торды
Ниһаять, балаларның зарыгып көтеп алган җәйге каникуллар вакыты килеп тә җитте. Җәй башлану белән сабыйлар өчен авыл җирлекләрендә төрледән-төрле чаралар үткәрелә. Редакциябезнең электрон почтасына (yakti.ul76@gmail.com) килеп ирешкәннәре дә нәкъ шул хакта.
-
Пай җиреннән тиешле тәртиптә файдаланмаучыларга күләмле штрафлар яный
Россиядә чәчүлек мәйданнарын киметмәү бурычы куела. Федераль үзәк регионнарга сөрү җирләренең мәйданына карап субсидия бирә. Кайбер пай җирләре хуҗалары үз өлешләрен бүлеп алып, аңа тиешле теркәү үткәрмичә һәм алынган уңышы турында хисап бирмичә генә эшлиләр. Бу чәчүлек мәйданнарын киметүгә китерә. Мәсәлән, безнең районда гына андый җирләр бүгенге көнгә 1200 гектардан...
-
Сәламәтлекләре чикле балалар өчен депутат ярдәме белән иҗат фестивале үткәрелде
Күптән түгел ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Комаров ярдәме белән, «СМП-Нефтегаз» каршында оештырылган «Яз» хәйрия оешмасы сәламәтлекләре чикле балалар өчен «Өмет җилкәннәре» дип аталган иҗат фестивале үткәрде. Фестивальдә Әлмәт, Зәй, Тукай районында яшәүче балалар катнашты. Алар «Сәнгатьле уку», «Башкару осталыгы», «Сынлы сәнгать», «Рәсем ясау» номинацияләрендә үзләрен күрсәтте. Башта «Өмет җилкәннәре»...
-
Күзкәй авылында яңа спорт мәйданчыгы эшли башлады
Узган атнаның җомгасында Күзкәй авылында яшәүчеләр, аеруча балалар өчен көтелгән вакыйга булды - авылның үзәгендә универсаль спорт мәйданчыгы ачылды. Инде берничә көн дәвамында биредә өлкәннәр һәм балалар шау-шуы тынып тормый, алар биредә рәхәтләнеп футбол, баскетбол уйный, спорт корылмаларында шөгыльләнә.
-
Тукайлылардан ялган аракы сатучылар турында бер хәбәр дә кермәгән
Ялган исерткеч эчемлекләр сатучылар турында хәбәр иткәнгә акча бирәләр. Хәбәр расланганда аны җиткерүчегә 1-3 мең сум акчалата бүләк каралган. Барысы анонимлык шартларында эшләнә, ягъни кемнең хәбәр итүе, бүләкләнүе дә кешегә белгертелми. «Халык контроле» системасында бу хезмәт 2012 елның апрель аеннан бирле эшли, әмма безнең районда яшәүчеләрдән бер хәбәр дә кермәгән....
-
Наркоконтроль полиция канаты астына керә
РФ Президентының агымдагы елның апрель аенда кабул ителгән 156 номерлы махсус Боерыгы нигезендә наркотик һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнешенә каршы көрәш хезмәте полиция карамагына күчә. Наркоконтроль 1 июньнән бетерелде. «Күчеш чорында наркотиклар сатып кәсеп итүчеләргә иркенләргә юл калмаска тиеш», - диде 14 июньдә ТР Министрлар Кабинетында видеорежимда үткәрелгән наркотикларга каршы...
-
Биш уку йортына гариза бирергә була
Республиканың югары уку йортларында бюджет урыннары быел 1 меңгә кимеде, дип белдерде журналистлар өчен үткәрелгән видеобрифингта ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов. Быел, шулай итеп, мондый урыннарга 16 меңнән артык абитуриент кабул ителәчәк. Бюджет урыннарының 10 проценты ятимнәргә һәм инвалид балаларга биреләчәк. Бүгенге студентларның исә 38 проценты бюджет урыннарында...